Логотип
Хәбәрләр

Машина койманы җимереп, трамвай юлына чыккан

Казанда Төньяк вокзал каршында “Яндекс.Драйв” автомобиле койманы җимереп, трамвай юлларына чыккан. Авария урынында төшерелгән фотоларны социаль челтәрләрдә урнаштырдылар. Кадрлардан күренгәнчә, “Ян...

Казанда Төньяк вокзал каршында “Яндекс.Драйв” автомобиле койманы җимереп, трамвай юлларына чыккан. Авария урынында төшерелгән фотоларны социаль челтәрләрдә урнаштырдылар.

026

Кадрлардан күренгәнчә, “Яндекс.Драйв” чит ил машинасы юлдан чыккан, койманы җимергән һәм трамвай юлында тукталып калган.

Шаһитләр авариянең бүген иртәнге дүрттә “Восстание-пассажирская” тимер юл станциясе янында булуын хәбәр итә. Аларның мәгълүматлары буенча каршеринг автомобиле рулендә хатын-кыз булган.

Фото: соцсети

татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк