Математикадан Бөтенроссия контроль эшендә Казан икенче урын алган
(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Яндекс математикадан ел саен уздырыла торган Бөтенроссия контроль эшенә йомгак ясаган. Төгәл фәннәр буенча белемнәрен 22 мең кеше тикшереп караган. Нәтиҗәләр буенча,...
(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Яндекс математикадан ел саен уздырыла торган Бөтенроссия контроль эшенә йомгак ясаган. Төгәл фәннәр буенча белемнәрен 22 мең кеше тикшереп караган. Нәтиҗәләр буенча, Казан - алдынгы өч шәһәр арасында. Бу хакта Яндексның Көньяк һәм Идел буе төбәк вәкиллегендә хәбәр иттеләр.
Вәкиллектә әйтүләренчә, контроль эшне Казаннан 337 кеше эшләгән. Кайберәүләр – контроль эшнең төп вариантын, кемнәрдер сынап карау вариантын чишкән.
Нәтиҗәдә Татарстан башкаласы Россия шәһәрләреннән катнашкан 100гә якын кеше арасында 2нче урынны алган. Казаннан катнашучыларның 52 проценты контроль эшне “5” һәм “4”легә язган. Контроль эшне онлайн да, КФУда да язарга шартлар тудырылган.
Ир-атлар мәсьәләләрне хатын-кызларга караганда яхшырак чишкәнлеге ачыкланган. Яшьләр арасында “бик яхшы” билгесе алучылар белән бергә “2”легә язучылар да бар. Әмма алар 55 яшьтән өлкәнрәкләргә караганда гомумән алганда зирәгрәк булып чыккан.
Контроль эштә иң яхшы нәтиҗәне Түбән Новгород күрсәткән. Казан - 2нче урында. Төмән 3нче урынга чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк