Логотип
Хәбәрләр

Миңнеханов Төркия сәнәгать һәм технологияләр министры белән очрашуга чакыру алды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровның төрек коллегасы белән очрашуында катнашачак. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында уз...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровның төрек коллегасы белән очрашуында катнашачак. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән Төркия сәнәгать һәм технологияләр министры Мостафа Варанк очрашуында катнашырга ниятли», - диде ул.

Татарстан Россия территориясендә Төркиянең төп хезмәттәшләреннән берсе булып тора. Миңнехановның әлеге очрашуга чакырылуы нәкъ менә шуның белән бәйле. Очрашу Екатеринбургта узачак. Миңнеханов анда якшәмбе көнне, 7 июльдә юл тотачак.

2018 елда тышкы сәүдә әйләнеше 314 миллион долларга диярлек арткан. 2014 елдан бирле товар әйләнеше ышанычлы рәвештә арта, шунлыктан Төркия белән хезмәттәшлекнең кризиска кадәрге чорындагы күрсәткечләргә ирешү өчен алшартлар бар, дип сүзен йомгаклады Галимова.

Фото: архив

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк