Логотип
Хәбәрләр

Миңнехановлар гаиләсендә зур шатлык!

Кичә, 7 гыйнварда, нәкъ Православие динендәге христианнарның Раштуа бәйрәме көнендә Салават һәм Гүзәлем Миңнехановлар гаиләсендә зур шатлыклы вагыйга булды - сабыйлары дөньяга аваз салды. Бу хакта Са...

Кичә, 7 гыйнварда, нәкъ Православие динендәге христианнарның Раштуа бәйрәме көнендә Салават һәм Гүзәлем Миңнехановлар гаиләсендә зур шатлыклы вагыйга булды - сабыйлары дөньяга аваз салды.

Бу хакта Салават Миңнеханов үзенең Инстаграм аккаунтында хәбәр итә. «Тонне бергә роддомда уткәрдек. Йокламадык, ашадык, җыладык, җырладык. Улеп йоклыйсы килә хәзер. Бу беренче ничә көн шулай булыр микән, яисә ничә ел?», - дип шатлыгын уртаклаша әти кеше.

Йолдызлы гаиләне кызлары туу белән ихластан тәбрик итәбез, Мәдинәгә саулык-сәламәтлек, әти-әнисенә бәхетле тигез гомер телибез!

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @tatarradiosi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк