Миңнехановларның кызы Коръән тыңлап йоклый

Белүебезчә, күптән түгел Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар гаиләсендә күптән көтелгән куаныч булды – кызлары Мәдинә туды. 7 нче гыйнвардан алып, яшь әти-әни тулысынча бәби карау мәшәкатенә чумды.

Шул арада җырчы әни кеше Инстаграм дуслары белән аралашырга да вакыт таба. Сабые йоклаган арада Гүзәлем бала үстерүче әниләргә туган фикерләрен сөйли һәм төрле файдалы сылтамалар белән уртаклаша.

«Бала тууга берничә көн калгач кына әйберләр әзерли башладык. Бик уңышлы туры килде, выписка конвертын, беренче кирәкле вак-төяк әйберләрне гөмумән бер көн кала алып куйдык. Икенче көнне иртән инде мин киттем», – дип яза Гүзәлем үзенең Инстаграм челтәрендә.

Иң кызыгы шунда – Мәдинә Коръән тавышын тыңлап йөклый, сабыйның караваты өстендә Коръән сүрәләре язылган Мобиль урнаштырылган. Бәләкәч шуны тыңлап рәхәтләнеп йоклый икән. Хәтта врач килгәч тә уянмаган!

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @guzelem_official

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
317
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәния Фәрхи турында: «Бөтен акчасын ир-атларга биреп бетерде, үзенә кайтырлык та акчасы калмады»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Инфоролик
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы