Логотип
Хәбәрләр

Михаил Черепанов сугышта үлеп калган солдатлар һәркемгә мәгълүм булырга тиеш, дип саный

(Казан, 21 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов сугышта үлеп калган солдатлар һәркемгә мәгълүм булырга тиеш, дип саный. Музей м...

(Казан, 21 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов сугышта үлеп калган солдатлар һәркемгә мәгълүм булырга тиеш, дип саный. Музей мөдире сүзләренчә, солдат хәбәрсез югала алмый, солдат ул Ватаны өчен үлә. Бу хакта Михаил Черепанов Азнакайда үткән Ык буе табигате һәм халкы тарихына багышланган конференциядә ясаган чыгышында әйтте.

  • Азнакай шәһәрендә Ык буе табигате һәм биредә яшәүчеләрнең тарихына, хәзерге чорына багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәви, тарихи-төбәкне өйрәнү конференциясе узды. Ул икенче төбәкара Ык буе Сабантуе–2018 кысаларында һәм Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан оештырылды. Конференциядә район җитәкчелеге, республиканың музей-төбәкне өйрәнү берләшмәсе тарафыннан илебезнең төрле төбәкләре, республика, Идел-Урал буе вәкилләре, иҗтимагый эшмәкәрләре, галимнәре, төбәкне өйрәнүчеләре, тарихчылары, музей хезмәткәрләре, мөгаллим-белгечләр катнашты. Конференциянең идея авторы һәм оештыручысы – Татарстанның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте Советы рәисе, РФ ХТФА академигы, ТРның атказанган фән эшлеклесе тарихчы Альберт Борһанов.

Музей мөдире конференциянең пленар утырышында “Ык елгасы бассейны регионнары кешеләре тарихы, хәбәрсез югалганнар, Советлар Союзы Герое исеменә лаеклылар һәм үлгәннән соң орден белән бүләкләнгәннәр” доклады белән чыгыш ясады.

Михаил Черепанов бүгенге көндә “ул хәбәрсез югалды” дигән сүзләр беркемне дә борчымавын әйтте. “Нишләптер бөтен кеше солдат хәбәрсез югала ала, дип уйлый. Имеш сугышта, акылы булган кеше, хәбәрсез югала ала. Солдат үлеп кала ала, хыянәт итә ала, качкын була ала, әмма ул юкка чыга алмый. “Хәбәрсез югалды” дигән сүз нәрсәне аңлата соң ул? Солдат гаиләсе белән элемтәгә кермичә, каядыр качып ята дигән сүзме? Сугыш башланганнан 73 ел үтте бит инде. Барлык илләр дә “сугыштан кайтмаган солдат” статусын билгеләде, чөнки без җиңү яулаган сугышта хәбәрсез югалган кешеләр юк. Солдат я үлеп кала, я хыянәт итә. Башка вариант юк. Безнең Татарстан Республикасында гына 200 мең (!) солдат хәбәрсез югалган дип исәпләнә. Димәк, 200 мең гаиләнең үзенең туганын герой дип тә түгел, хәтта Ватан сакчысы дияргә дә юридик хокукы юк”, - диде Михаил Черепанов.

Музей мөдире сүзләренчә, музей, хәтер китабы төзегәндә, һәр солдатны тикшергән. “Безнең илебезнең хыянәт итүчеләре чыннан да бик аз булган, безнең солдатлар сугыш кырында үлеп калганнар. Алар беркая да юкка чыкмадылар, алар Ватаныбыз өчен үлделәр, без яшәсен өчен үлделәр. Чын дөресен әйткәндә, фермадагы сыер гына юкка чыга ала, нормаль кеше юкка чыга алмый. Ул, һичшиксез, мин исән, борчылмагыз минем өчен, дип, бер кечкенә генә хәбәр җиткерә. Ул гаиләсен, туганнарын алай тилмертми. Нормаль кеше 73 ел буе берни дә дәшми тора алмый! “Мемориал” гомумиләштерелгән мәгълүматлар банкы бар икәнен кемнәр белә? Кемнәр шул сайтта сугышта үлеп калган солдатлар турында мәгълүматлар бар икәнен белә? Оборона министрлыгы ясады ул сайтны. Әмма кулланучылар гына күренми”, - диде музей мөдире.

Михаил Черепанов сүзләренчә, сугышта үлеп калган солдатлар турында белергә кирәк, аларны эзләргә һәм алар турында сөйләргә кирәк, чөнки тиздән хәтта тыңлаучы кеше дә калмаячак. “Тиздән солдатларның оныкларына 60 яшь булачак. Моны бүтән сузарга ярамый”, - дип тәмамлады 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов.

Конференция ахырында резолюция кабул ителде. Резолюция китап булып бастырып чыгарылачак, диде конференциянең идея авторы һәм оештыручысы Альберт Борһанов.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк