Логотип
Хәбәрләр

Миләүшә Айтуганова Казан халыкара мөселман киносы фестивале хакында сөйләде

Бүген, 9 июльдә, 2018 елгы Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә багышланган матбугат конференциясе узды. Фестивальгә әзерлек мәсьәләсе хакында «Татаркино» директоры, Казан халыкара мөселман кин...

Бүген, 9 июльдә, 2018 елгы Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә багышланган матбугат конференциясе узды.

Фестивальгә әзерлек мәсьәләсе хакында «Татаркино» директоры, Казан халыкара мөселман киносы фестивале башкаручы директоры Миләүшә Айтуганова сөйләде.

Быел фестивальдә катнашыр өчен рекордлы сан –  барлыгы 56 илдән 967 – гариза кабул ителде. Конкурс программасы традицион рәвештә үз эченә төп дүрт номинацияне ала: тулы метражлы уен-фильмнар, кыска метражлы уен-фильмнар, тулы метражлы документаль фильмнар һәм кыскаметражлы документаль фильмнар. Яшь режиссерларның конкурс эшләрен - «Яшь Россия» номинациясендә күреп булачак. Биредәге номинацияләрдә барлыгы 10 эш тәкъдим ителә. Моннан тыш милли конкурс узачак, анда быел 15 фильм кертелә. Барлыгы фестивальдә 65 фильм күрсәтәчәкләр.

Фестивальдә танылган артистлар белән иҗади очрашулар көтелә.

«Фестивальдә катнашырга Ирина Алферова, Камил Ларин һәм Михаил Пореченков теләк белдерде. Әлеге көндә мактаулы кунак Америка актеры – Дэнни Гловер һәм башка артистлардан ризалык көтәбез», - ди кинопродюссер.

Шулак ук, «Великолепный век» телесериалы актерыннан хәбәр көтелә. Кем турында сүз барганын Миләүшә Айтуганова әлегә сер итеп калдырды. «Анысы десертка калсын», – дип елмайды ул.

Фестивальнең ачылу тантанасы «Пирамида» залында, ә ябылу тантанасы «Эрмитаж» концерт-холлында узачак. Төп программа «Ривьера» күңел ачу комплексында күрсәтеләчәк.

– «Родина» кинотеатрыннан «Ривьера»га күченү уңайлы булыр дигән карарга килдек. Шул сәбәпле быелны кунакларның яшәү һәм фильмнар күрсәтү бинасын берләштерергә булдык, – дип хәбәр итте Миләүшә Айтуганова.

Автор: Гөлназ Вәлиева 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк