Логотип
Хәбәрләр

Миләүшә Айтуганова кинокафе ача

«Мир» кинотеатрында «Фестиваль» кинокафесы ачыла. Бу хакта «Татаркино» оешмасының матбугат үзәге хәбәр итә. Кинокафеның исеме Казан халыкара мөселман кинофестивале уңаеннан бирелгән. Бу «Татаркино» о...

«Мир» кинотеатрында «Фестиваль» кинокафесы ачыла. Бу хакта «Татаркино» оешмасының матбугат үзәге хәбәр итә.

Кинокафеның исеме Казан халыкара мөселман кинофестивале уңаеннан бирелгән. Бу «Татаркино» оешмасының генераль директоры Миләүшә Айтуганованың Казан кинофестиваленең башкарма директоры булып торуына да бәйле.

«Киләчәктә кинокафеда яңа фильмнар тәкъдим ителәчәк, күренекле режиссерлар һәм актерлар белән иҗади очрашулар оештырылачак», – дип вәгъдә итә Миләүшә Айтуганова.

Оештыручылар кинокафены милли кинематография үсеше өчен яңа бер мәйданчык булыр дип өметләнә.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк