Логотип
Хәбәрләр

Миләүшә Хабетдинова «Минем Такташ» операсында шагыйрь исеменә зыян килмәсен дип борчыла

Әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова «KazanOperaLab» иҗат лабораториясе кысаларында татар яшьләре чыгарган «Минем Такташ» операсында шагыйрьнең исеменә зыян китерә торган фактлар фальсификациясе булмас...

Әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова «KazanOperaLab» иҗат лабораториясе кысаларында татар яшьләре чыгарган «Минем Такташ» операсында шагыйрьнең исеменә зыян китерә торган фактлар фальсификациясе булмасын дип борчыла. Ул бу фикерләрен ТР мәдәният министрлыгында «KazanOperaLab» иҗат лабораториясендә катнашучылар белән үткән матбугат конференциясендәҗиткерде.

Филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хабетдинова Такташның нәсел дәвамчылары булган гаилә вәкиле буларак, авторларының үзләренә мөрәҗәгать итмәвенә борчыла. «Такташ беренче рәттәге шагыйрьләрнең берсе. Милли материал «саргаймасын» иде», ди ул. 
Миләүшә Хабетдинова Такташ исеме белән сак булырга кирәклеген, Казанда аның йортының да сакланмавын, яңа гына куелган Такташ һәйкәленә төзекләндерү соралуын искәртеп үтте.

Февраль аенда Тинчурин театрында «Sforzando» башкару сәнгатен үстерү фондының “KazanOperaLab» иҗат лабораториясе эшләре тәкъдим ителәчәк. Проект кысаларында өч спектакль чыгарыла. Болар - «1+6», «Бледно-голубая точка» һәм «Минем Такташ» опера спектакльләре.

Ильяс Камалның Рүзәл Мөхәммәтшин либреттосына язылган «Минем Такташ» операсын Лилия Әхмәтова сәхнәләштерә. Операда Такташ партиясен Артур Исламов, Шагыйрь хатынын Эльза Исламова, яшь шагыйрьне Илгиз Мөхетдинов башкара. Опера« Sforzando» яшьләр оркестры белән берлектә башкарыла. Дирижер – Ильяс Камал үзе.

Фото: Султан Исхаков, Владимир Васильев

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк