Логотип
Хәбәрләр

Миләүшә Сабированы ялкаулыкта гаеплиләр

Популяр юмор остасы, үткен телле Данир Сабиров тормыш иптәше Миләүшә белән ике матур кыз үстерә. Мәрьямның гимнастика өлкәсендәге уңышларын һәрдаим күзәтеп торабыз, кечкенә кызлары Дания дә сынатмый,...

Популяр юмор остасы, үткен телле Данир Сабиров тормыш иптәше Миләүшә белән ике матур кыз үстерә. Мәрьямның гимнастика өлкәсендәге уңышларын һәрдаим күзәтеп торабыз, кечкенә кызлары Дания дә сынатмый, парлы биюләр түгәрәгенә йөри.

Балаларны төрле секцияләргә йөртү – бүгенге көндә тәрбия процессының иң күп вакытын алып торадыр. Моның өчен әти-әнидән күп көч һәм вакыт сарыф итү сорала.

Күптән түгел Миләүшә Сабирова үзенең спорт залында тренировка вакытында төшкән фотосын урнаштырган иде. Миләүшәнең үзен үзе карап, һаман фитнес яисә төрле матурлык процедураларында йөрүенә канәгатьсезлек белдерүче дә табылган. Шушы фотога җавап итеп «Сезнең бер эшегез юк, үзегезне карап тик йөрисез. Әниегез бөтен дөньягызны алып бара, арыганы йөзенә чыккан. Оят конечно!», – дип язып җибәргән бер кеше.

Миләүшә исә моңа артык аптырамаган: «Әллә кем түгел без, әмма ким түгелбез, әллә кем булганнардан», – дип җавап кайтарган.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @milagrasss555

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк