Логотип
Хәбәрләр

«Милләтебез хәзинәләре» профильле сменасы эшли башлый

(Казан, 31 май, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге 2018 елның 1 июнь - 9 июнь көннәрендә «Милләте...

(Казан, 31 май, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге 2018 елның 1 июнь - 9 июнь көннәрендә «Милләтебез хәзинәләре» профильле сменасын оештыра. Смена «Волга» яшьләр үзәге базасында (Боровое Матюшино бистәсе) үтәчәк. Бу хакта «Идел» яшьләр үзәге хәбәр итә.

«Милләтебез хәзинәләре» сменасының максаты – Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, халкыбызның мәдәниятенә, тарихына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү.

Быелгы беренче профильле сменада Россиянең 13 төбәгеннән 80 баланың ял итүе көтелә.

«Милләтебез хәзинәләре» программасы кызыклы һәм бай эчтәлекле. 9 көн дәвамында балаларга татар теле дәресе укытыла. Музыка, актерлык осталыгы, кул эшләре буенча оештырылган иҗат остаханәләрендә алар яңа һөнәрләргә өйрәнә. Моннан тыш татарча бердәм диктант язу, башкалабыз Казанның тарихи урыннары буенча экскурсияләр оештырыла. Шулай ук «Россия – минем тарих» тарихи паркына һәм Г.Камал исемендәге татар дәүләт драма театрына бару да каралган.

Смена дәвамында үткәрелгән «Татар кызы», «Татар егете», «Танцпол йолдызы», «Идел моңы» кебек бәйгеләрдә балалар үзара көч сынаша, иҗади мөмкинлекләрен чынга ашыра. Лагерь кысаларында үткәрелгән һәрбер чарада яшь милләттәшләребез якыннан халкыбызның милли традицияләре, гореф-гадәтләре белән таныша.

Әлеге проект регионнарда яшәүче татарлар арасында бик популяр. Инде берничә ел рәттән Новосибирск һәм Төмән шәһәрләрендә җирле сменалар да үтә башлады.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк