Логотип
Хәбәрләр

Милли хәзинәбез

Туфан Миңнуллин Кичә газетадан шатлыклы хәбәр укыдым. Илһам Шакировка РСФСРның халык артисты дигән исем бирелгән. Ниһаять! Күптән көткән идем мин ул хәбәрне. Хәер, мин генә түгел, бик күпләр көткән...

Туфан Миңнуллин

Кичә газетадан шатлыклы хәбәр укыдым. Илһам Шакировка РСФСРның халык артисты дигән исем бирелгән.

Ниһаять!

Күптән көткән идем мин ул хәбәрне. Хәер, мин генә түгел, бик күпләр көткәндер. Илһам Шакиров безнең милли хәзинәбез. Ул халыкның рухи бөеклеген моңы белән әйтеп бирә алучы олы талант. Ул күптән инде СССРның халык артисты булырга тиешле җырчы.

Бүген иртән радиодан аның концертын тапшырдылар. Гаҗәеп тавыш, гаҗәеп моң! Кем белә, исемнәр, дәрәҗәләрне өсте-өстенә ала тормавында Илһамның үзендә дә бәлки гаеп бардыр. Бар, әлбәттә... Нигә?.. Нигә?.. Берәүдә шул талантның яртысын гына булса да, файдалана белеп, әллә нинди дәрәҗәләргә ирешер иде. Талант талантсызлардан шуның белән аерыладыр: ул табигать биргән байлыгы белән сату итмидер.

Талантлы булу бәхет кенә түгел, фаҗигадер дә. Күңелендә шуның чаклы моң саклаган кешенең күңел кыллары да бик нечкәдер. Ул без сизмәгәнне сизәдер, без тоймаганны тоядыр. Ә дөнья, тормыш вакыты-вакыты белән шактый ук тупас. Шушы тупаслык талантның нечкә кылларына килеп бәреләдер дә, кылларның берсе шартлап өзеләдер. Шушы каршылыкны талант ифрат авыр кичерәдер, хәтта ул каршылыкның асылын аңлап та бетерә алмыйдыр. Аптырагач, интеккәч, бәргәләнгәч вакытлыча гына булса да онытылып тору өчен «синдәй-миндәй бозаулар» түбәнлегенә төшеп, бүтәннәр сыманрак кыланып карарга мәҗбүр буладыр. Талантлар сирәк. Шуңа күрә кешеләр аларга сокланып карау белән бергә, аларның талантлы булуын гафу да итмиләр. (Ямьсез кызлар чибәр кызларны яратмаган шикелле.) Дөньядагы бөтен гайбәтнең күпчелеге талант ияләре турында.

Кайвакыт без халык дигән сүзне толпа белән бутыйбыз. Халык югары эстетик бөеклеккә ирешгте дигәндә толпаны онытып сөйлибез. Толпа беркайчан да бернинди бөеклеккә ирешә алмый. Толпа ул халыкның утиль-сырьесы, отходы, нәҗесе. Толпа элек тә булган, хәзер дә бар, киләчәктә дә булачак. Толпа өчен изге нәрсәләр юк. Толпадан сакларга кирәк талантларны, сакларга кирәк, сакларга кирәк... Тукайлар каберенә тәрәт итеп китмәсеннәр, Илһамнарыбызга бармак төртеп күрсәтеп ырҗаймасыннар.

Ничек кенә авыр булмасын, талант иясе үзе дә үз кадерен аңлый белергә... күп түгел бит алар. Бик аз, бик аз...

Олы җаваплылык...

Фото: «Сәхнә» журналы архивыннан

Көндәлек дәфтәреннән

21 сентябрь, 1983 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк