Милли шура рәисе Франциядә яшь татар скульпторы Әлфиз Сабиров күргәзмәсе белән танышты

(Казан, 16 май, "Татар-информ"). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Франциядә яшь татар скульпторы Әлфиз Сабиров күргәзмәсе белән танышты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
- Шушы көннәрдә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Франциядә.
Бүген Васил Шәйхразиев Париждагы Көнчыгыш телләр институтында булган. Биредә Татарстан Премьер-министры урынбасары татар телен өйрәнүче студентлар белән очрашкан. Әлеге очрашудан соң Васил Шәйхразиев яшь татар скульпторы Әлфиз Сабиров күргәзмәсе белән танышкан.
- Әлфиз Сабиров талантлы яшь татар скульпторы. Бүгенге көндә Пермьдә яши. Автор эшләнмәләре татар халкының гореф-гадәтләрен, мифлар һәм легендаларын яктырта. Аның скульптуралары металл белән таш кушылмаларын кулланып эшләнә. Әлфиз Сабировның эшләре Париж, Гренобль, Нью-Йорк, Лондон, Рига, Токио, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Пермь, Төмән Красноярск шәһәрләрендәге шәхси коллекцияләрдә саклана.
- 15 май көнне Франциядәге татар җәмәгатьчелеге белән очрашу вакытында Татарстан кунакларын әлеге күргәзмәгә танылган опера җырчысы Тимур Абдикеев чакырып калган иде. Күргәзмә 3 май көнне ачылган, 27 майга кадәр дәвам итә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
17 май 2022 - 15:50
-
17 май 2022 - 12:52
-
17 май 2022 - 10:42
-
16 май 2022 - 12:06
-
16 май 2022 - 10:53
-
16 май 2022 - 10:21
-
14 май 2022 - 10:27
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте