Логотип
Хәбәрләр

Мин кемгәдер, нидер исбатлау өчен яшәмим

Соңгы арада җырчы Иркә укучыларын яңа фотолар белән сөендереп тора. Соңгы фотоларның астында ул хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Соңгы арада җырчы Иркә укучыларын яңа фотолар белән сөендереп тора. Соңгы фотоларның астында ул хис-кичерешләре белән уртаклашты.

«Мин кемгәдер, нидер исбатлау өчен яшәмим. Эшләгән эшем, ашаган ризыгым да кемгәдер күрсәтү өчен түгел... Инстаграмда да мин үземнең тамашачым өчен, иҗатымны яраткан тыңлаучыларым өчен утырам. Башка бер соц.челтәрләрдә аралашмыйм, утырмыйм. Мин һәр язылган укучыма бер генә тамчы файда, уңай эмоция бирергә булса да омтылам... Җырларым һәм башка иҗат буенча атлаган адымнырым бары сезнең өчен, мине хөрмәт иткән тамашачым. Сез булмасагыз, мин монда кермәс тә идем. Инстаграм аша акча эшләүнең ни икәнен дә белмим, беләсем дә килми. Бу минем аккаунт, башка беркемнеке дә түгел. Мине мактап торыгыз, яисә лайк куегыз димим... Минем бары яхшы эмоциядә яшисем килә, сезнең белән бергәләп. Рәхмәт булуыгыз, хөрмәтегез, яратуыгыз өчен... Һәберегезгә меңләтә бәхет әйләнеп кайтсын. Сез миңа кирәк. Минем дә сезгә кирәк булып яшисем килә», – дип яза Иркә.

Җырчының укучылары бу постны төрлечә кабул итте. Хуплау сүзләре белән беррәттән тәнкыйть сүзләре дә тора. «Ә менә мин шуны әйтәсем килә: җырчылар җырласын, ә язучылар язсын, галимәр ачыш ясасын. Миңа менә сезнең җырлар бик ошый, ләкин яратмыйм шул постларны. Нигә аныә кирәге бар? Анда кемгәдер төрттереп язасыз бит. Матур, тату яшик күңелле итеп. Җырларыгыз белән сөендерегез», – дип язалар. Хәтта җырчыга хыялланмаска да киңәш итүчеләр табылган.

Ә Сез Иркәнең сүзләре белән килешәсезме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эйе килешэм. Кемгэ ошамый не общайтесь, мин шулай уйлыйм.