Логотип
Хәбәрләр

Мин татарча сөйләшәм!

Быел «Мин татарча сөйләшәм” акциясе 13 нче тапкыр уздырыла. Үз гражданлык позицияңне белдерү, яңа форматларны сынап карау, яшьләрне иҗтимагый эшкә тарту – акциянең төп максаты. Шул уңайдан Бөтендөнь...

DSC 2162

Быел «Мин татарча сөйләшәм” акциясе 13 нче тапкыр уздырыла. Үз гражданлык позицияңне белдерү, яңа форматларны сынап карау, яшьләрне иҗтимагый эшкә тарту – акциянең төп максаты. Шул уңайдан Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Түбәтәй” тиз туклану челтәрендә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенә багышланган матбугат конференциясе уздырды.

Быел 13 нче тапкыр “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе уздырыла. Акциянең аерылгысыз өч компоненты ул – татар теле, шәһәр мәдәнияте һәм, әлбәттә, татар яшьләренең мәдәни тормышын алга сөрү.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин сүзләренчә, акция уздырыла башлаганнан бирле бик күп форматлар сынала: велохәрәкәт, автохәрәкәт, флешмоблар, "Интернет татарча сөйләшә", "Фатирник", “Китап-алыш”, "Татарча хатасыз", архитекторлар бәйгесе һәм социаль экспериментлар. “Аларның кайсыларыдыр, уңышлы килеп чыгып, инде күп еллар чынга ашырыла, кайсыбер башлангычлардан шунда ук баш тарттык. Болар барысы да үзенчәлекле проектлар, безнең өчен зур тәҗрибә булды. “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең тагын бер мөһим өлеше – ул яшьләрне әлеге мохиткә чакыру. Бездән соң килүче яшьләрне татар мохитенә өйрәтеп калдыру. “Мин татарча сөйләшәм!” – ул җиңел, үз ихтыярың белән, үз көчең белән эшләнә торган зур хәрәкәт”, – дип башлап җибәрде конференцияне Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.

Берничә ел дәвамында “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең оештыручылары тарафыннан ике дәүләт телендә дә мәгълүмат җиткермәгән дәүләт оешмалары рейтингы төзелә. Ел дәвамында оештыручылар төрле оешмаларга татар теленең куллану дәрәҗәсен сорап хатлар язалар. Шул рәвешле, 15 кешедән торган команда муниципаль берәмлекләрнең ике дәүләт телендә дә мәгълүмат җиткерү-җиткермәү дәрәҗәмен тикшерде.

Журналист, җәмәгать эшлеклесе Римма Бикмөхәммәтова сүзләренчә, элмә такталарына игътибарны алар барлыкка килгәнче үк юнәлтергә кирәк. Мисал өчен, шәһәребез көн саен диярлек төзекләндерелеп тора, яңа биналар төзелә, парклар ачыла. Элмә такталардагы текстларның ике телдә хатасыз бирелүенә нәкъ менә шул вакытта игътибар итәргә кирәк. Төзүчеләр янына барып, икетеллелек турында кисәтү зарур. Әлбәттә, андый кешеләр бар. Әмма алар бик аз. Без әлеге күренешнең массакүләм таралуын телибез. Икетеллелекне һәрвакытта таләп итәргә һәм контрольда тотарга кирәк.

Римма Бикмөхәммәтова фикерен дәвам итеп, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов дәүләт ярдәме белән төзелә торган биналар, сайтлар, шул ук элмә такталары ике телдә язылган булырга тиеш дип белдерде.

Мин татарча сөйләшәм акциясенең икенче бер зур өлеше – музыкантлар. Бу хакта, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, КЗН.Собака.ru журналының төп редакторы Рәдиф Кашапов сөйләп китте:

Беренчедән, өч ел рәттән чакыру буенча музыкантларга бәйге уздырып киләбез. Быел шул бәйгедә катнашучыларның саны 16га җитте. Кайсы яхшы һәм кайсысы начар икәнен тамашачы үзе сайлады. Музыкантларны сайлап алу социаль челтәрләрдә тавыш бирү белән үрелеп барды. Быелгы тамашага безнең өч яңа артист сайланып алынды: Ramilya Up, Аделя Ахметова, Айдар Вагыйзов. Дәрәҗәле төркемнәргә килсәк, ул “Gauga”, “Аltan”, “Juna” төркемнәре, Илгиз Шайхразиев, Рөстәм Нурисламов(K-RU) һәм Зәринә Вильданова Yummy Music Band белән чыгыш ясыйлар. Беренче тапкыр  Мәскәүдән “Картаяк”, Башкортостаннан “Бүреләр” төркеме чыгыш ясаячак. Шулай ук Балтач егете Альберт Нурминский исемле җырчының иҗаты белән танышырга мөмкинлек булачак. Аның җырларын егет-кызлар “Болгар” радиосына шалтыратып сораганнары билгеле. Шулай ук акциядә безнең Яр Чаллы шагыйрәсе Айгөл Гайсина белән музыкант Илья Барамия танылган “АИГЕЛ” дуэты чыгышлары көтелә.

Искәртеп үтәбез, “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе 26 апрель көнне, сәгать 16:00, Казан шәһәренең Бауман урамында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк