Логотип
Хәбәрләр

“Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнашучылар үз фикерләре белән уртаклашты.

Ленария Мөслимова: Хәзерге татар яшьләренə күбрәк альтернатив музыка кирәк “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнашучылар үз фикерләре белән уртаклашты. Казан, 27 апрель, "Татар-информ", Зилә Мөбәр...

Ленария Мөслимова: Хәзерге татар яшьләренə күбрәк альтернатив музыка кирәк

Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнашучылар үз фикерләре белән уртаклашты.

Казан, 27 апрель, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). "Мин татарча сөйләшәм" чарасында катнашучы Ленария Мөслимова хәзерге татар яшьләренə күбрәк альтернатив музыка кирәк дип исәпли.

Кичə Бауман урамында "Мин татарча сөйләшәм" акциясенə йомгак ясалды. Ул җанлы концерт форматында үтте. Акциядә катнашкан Рамилә Галәветдинова, Әдилә Заһидуллина, Ленария Мөслимова “Татар-информ” хәбәрчесенә акциягә тагын нәрсәләр кирәклеге, аның уңай яклары һәм ни өчен яшьләрнең альтернатив музыкага өстенлек бирүләре турында сөйләде.

Социаль челтәрләрдә үткән тере музыка конкурсының ярымфиналда 16 сәләтле башкаручысы катнашырга теләген белдергән иде. Шуларның күп тавыш җыйган өч башкаручысы – Ramilya Up, Abadeli, Айдар Вәгыйзов "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә катнашты. Чараны "Алтын битлек" премиясе иясе, хореорграф Нурбəк Батулла һəм танылган шагыйрə Йолдыз Миңнуллина алып барды. Дәвамы...

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк