Логотип
Хәбәрләр

"Мин тавыш бирдем" концертында Салават "Мин яратам сине, Татарстан" җырын башкарды

(Казан, 18 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Сайлаучылар өчен оештырылган "Мин тавыш бирдем" дип аталган шәһәр концерты Россиянең танылган артисты Валерий Меладзеның чыгышы белән төгәлләнде....

(Казан, 18 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Сайлаучылар өчен оештырылган "Мин тавыш бирдем" дип аталган шәһәр концерты Россиянең танылган артисты Валерий Меладзеның чыгышы белән төгәлләнде. Меладзеның таныш җырларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тамашачы арасына төшеп тыңлады. Концертта Рөстәм Миңнеханов белән бергә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин да бар иде.

Сайлаучылар өчен оештырылган һәм биш сәгать дәвамында барган гомумшәһәр концертының хедлайнерлары дүртәү – Элвин Грей, Егор Крид, Салават Фәтхетдинов һәм Валерий Меладзе. Шулай итеп, төрле буын тамашачысына ошый торган төрле җырчылар сайланган иде.

Иң беренче булып Элвин Грей чыгыш ясады. Хип-хоп стилендә җырлаучы Егор Кридның программасы бер сәгать чамасы барды. Ул үзенең «Мало нормальных девчат», «Потрачу», «Моя невеста», «Где ты, где я», «Будильник» яшьләргә таныш хитларын башкарды. Егорның һәр җырын тамашачы хуплап торды, кушылып җырлады. Егор Кридның фан-клубы кызлары плакатлар белән килгән иде.

Салават Фәтхетдинов үз чыгышын күптәнге җырларының берсе "Салкын чәй" белән башлап җибәрде һәм Тукай премиясенә лаек булган, Татарстанның рәсми булмаган гимны саналган "Мин яратам сине, Татарстан” җыры белән тәмамлады. Салават концертта өч җыр башкарды. Аның чыгышы 10-15 минут чамасы барды. Ул сәхнәгә Россия эстрадасының танылган җырчысы Егор Кридтан соң чыкты.

Җырчы үзенең «Если ты меня забудешь» хиты белән тамашачы арасына төште, бүлеп куелган коридордан үтте, иң кызыгы – ул җырын видеооператорлар өчен әзерләнгән күпер-мәйданчыкка менеп дәвам итте. Тамашачы аның микрофоннарын алыштыруын да сабыр гына көтте. Программа аның «Если ты меня не любишь» белән дәвам итте. “Казан, син минем йөрәгемдә”, - диде ул сәхнәдән чыкканда хушлашып.

Валерий Меладзе да үзенең иң кайнар хитларын башкарды.

Шактый салкын булуга карамастан, “Казан Арена” алдындагы мәйданда меңләгән кеше җыелган иде. Концертка Казан халкы “Мин тавыш бирдем” дип язылган беләзек белән үтә алды. Мәйдан янында җылыну өчен кайнар чәй сату урынннары оештырылган иде. Концерт биш сәгать барды һәм салют белән төгәлләнде.

Искәртеп үтәбез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сайлауларда катнашучыларга рәхмәтләрен шушы уонцертта җиткерде.

татар-информ

Фото: Рамил Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк