Мин – җырчымы, әллә блогермы?

Инстаграм сәхифәсендәге «үзем турында» графасына Лилия Хәйруллина: «Тормыш буйлап елмаеп барам», – дип язган. Лилия үзе генә елмаймый, башкаларга да елмаю өләшә. Җырчы хәзер бик текә инстаблогерга әйләнеп килә. Аның Инстаграм сәхифәсен күзәтеп баручылар беләдер: җырчы, көн дә булмаса да, кызыклы видеолар урнаштыра. Хәйруллина, сәхнәне ташлап, блогерлыкка китәрме? Җырчының нинди яңалыклары бар? Болар хакында җырчының үзеннән сораштык.
– Хәлләрең ничек? Нинди яңалыкларың бар?
– Хәлләр әйбәт.. Илдәге вазгыятькә карамастан, позитив рухта калырга тырышам. Иҗади яңалыклар әллә ни юк. Яңа җырлар яздыртам, репертуарны карыйм. Шул өйдә утырырга туры килгәнгә, блогерлык белән шөгыльләнә башладым менә.
– Әйе шул, син хәзер җырчы гына түгел, ә блогер да… Гаиләдәгеләр моңа ничек карый?
– Мин инде хәзер үзем дә белмим: мин – җырчымы, әллә блогермы? (көлә) Гаиләдәгеләр әйбәт карый. Әни дә кушылып китте. Үзизоляция чорында төп шөгыльгә әйләнде. Бер-ике видеоны төшергәннән соң ук мин моның җаным теләгән әйбер икәнлеген аңладым.
– Күпләр Искәндәр Гайсинны (Лилия аның белән вайннар төшерә) синең «сөйгәнең» дип тә уйлый икән…
– Кайчак директка: «Ташла Искәндәреңне! Сез пар түгел», – дигән смслар да килә. «Ул сиңа килешми», – дип язучы егетләр бар (көлә). Тормышымда Искәндәрле эпопея үзизоляция вакытында башланып китте. Ул миңа инстабаттлда катнашырга тәкъдим итте, мин кабул иттем: тавык ризыгы ашап, чәчләрне кисәргә туры килде… Мин, гомумән, шундый «вау» әйберләр яратам. Әле тандемыбыз алга таба да уңышлы хезмәттәшлек итәр дип уйлым.
– Лилия Хәйруллина сәхнәдән китмидер бит? Блогер гына булып дип әйтүем…
– Юк, юк, сәхнәне ташларга җыенмыйм. Икесен дә бергә алып барырга җыенам. Сәхнәдә булу да, блогерлык та ошый. Кешеләр дә кабул итә – анысы тагын да сөендерә!
Тулырак: Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 апрель 2021 - 15:19
-
21 апрель 2021 - 20:27
-
19 апрель 2021 - 16:02
-
17 апрель 2021 - 17:14
-
16 апрель 2021 - 15:39
-
14 апрель 2021 - 11:58
-
13 апрель 2021 - 16:27
-
10 апрель 2021 - 20:38
-
Останови огонь