Логотип
Хәбәрләр

«Мин үземне тулысынча кабул итәм...»

Җырчы Алсу Абелханова ачыктан-ачык үз-үзендә нәрсәне яратмаганын телевидениядә сөйләп бирде. Программадагы өзекне ул инстаграм сәхифәсендә урнаштырды. Элек ул борынын ошатмаган, «татарларыныкы кебек...

Җырчы Алсу Абелханова ачыктан-ачык үз-үзендә нәрсәне яратмаганын телевидениядә сөйләп бирде. Программадагы өзекне ул инстаграм сәхифәсендә урнаштырды.

Элек ул борынын ошатмаган, «татарларыныкы кебек түгел», ди җырчы. Ул һәрвакыт үзенә тәнкыйть белән караган, ниндидер «ким» ягын эзләгән. «Бүгенге көндә мин үземне ничек бар, шулай кабул итәм. Үзеңне бераз гына булса да хәрмәт итергә кирәк. Менә шул вакытта гына калган кеше дә сиңа башкача карар» – ди ул.

С Сез җырчының сүзе белән килешәсезме?

Автор: Г. Вәлиева

Фото/видео: Инстаграм @alsuabulhanovaartist

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк