Логотип
Хәбәрләр

«...мине чыгырымнан чыгарды, күңелне кыйнады, тукмады»

Журналист Ләйсән Хафизова: “Кариев театрында импровизация мине чыгырымнан чыгарды, күңелне кыйнады, тукмады" Узган атнада Кариев театры тамашачысына Татарстанда беренче импровизацион спектакль тәкъд...

Журналист Ләйсән Хафизова: “Кариев театрында импровизация мине чыгырымнан чыгарды, күңелне кыйнады, тукмады"
Узган атнада Кариев театры тамашачысына Татарстанда беренче импровизацион спектакль тәкъдим итте. Лабораториянең остазлары – Кариев театры хореографы Нурбәк Батулла, Казан яшь тамашачы театры баш режиссеры Туфан Имаметдинов, хорограф Марсель Нуриев һәм чакырылган педагог, театр һәм кино актеры Андрай Феськов. Импровизацион спектакль "16+" дип атала. Анда әлеге лаборатория дәресләрен үтүчеләр катнашты. Режиссеры – Андрей Феськов. 

Мин шундый шәп урында булдым. Белгеч түгел, очраклы тамашачы гына идем. Әле дә айнып бетә алмыйм икән, төштә күргән кебек кенә. Ит кортлары тутырылган чүп чиләге, юк, чүп мичкәсенә башым белән төшеп, алтын беләзек эзләп маташтым. Сасып, пычранып беттем. Шул чакта миңа мат, сүгенү сүзләре кычкырып тордылар, башымны күтәрсәм, урта бармакларын күрсәтеп, ахахайлап көлделәр, дәҗҗал-дәҗҗал дип тукмап тордылар, мин чүплектә актарындым да актарындым, үләм дип торам.


Кариев театрында импровизация оештырган кешеләр үз дигәненә иреште - рәхмәт аларга! Алар мине чыгырымнан чыгарды, күңелемне кыйнады, тукмады - алар нәкъ шуны теләгәндер, бәлки. Минем ише үз кабыгына төренеп, җылы, тыныч тирәлектә яшәп ятучыны алды да бәрде башы белән түмгәккә. Әле дә күз алды җем-җем итә.

Артистлары да маладислар. Халык каршына чыгып, түбән тәгәрәгән хатын-кызга гына әйтелә торган сүгенү сүзен кабатлап тору, төрле оятсыз рәвешләргә кереп, сасып бетеп хәрәкәтләнү, гайре табигый тавышлар чыгарып акыру - һәм боларның барысын да бер генә кагыйдәләргә туры килми торган итеп күрсәтү, шулхәтлек шакшылык та дөньяда бар - мә, тыгын шуның белән дип аңлату өчен биниһая зур осталык таләп ителәдер.
Тулырак ирнтертатта
 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк