Логотип
Хәбәрләр

«Минем бөтен дөньям Илфак иде»

«ТНВ» каналында Зәмирә Рәҗәпова алып бара торган «Әй язмыш, язмыш...» тапшыруында танылган җырчы Илсөя Бәдретдинова шәхси тормышына кагылышлы сорауларга җавап бирде.

«ТНВ» каналында Зәмирә Рәҗәпова алып бара торган «Әй язмыш, язмыш...» тапшыруында танылган җырчы Илсөя Бәдретдинова шәхси тормышына кагылышлы сорауларга җавап бирде.

Без Илфак белән ныклы мөнәсәбәтләргә кергәндә, ул өеннән чыгып китеп, «Заман сулышы» редакциясендә яши иде.

Шул кадәрле «безбашенный» булганмын да инде. Хәзер ул җырларның текстларын гына укып карыйм да, абау мин әйтәм, мин хәзер җырламас идем. Мин бөтен молекуляр рәвешем белән Илфакка ышанган кеше булганмын. Менә шулай эшләргә кирәк дисә, димәк эшләргә кирәк. Балалык белән. Илфак миннән 13 яшькә олы. Илфак абый да, Илфак әти дә, Илфак дустым да, Илфак начальнигым да, Илфак сөяркәм дә – Илфак бөтенесе бергә. Илфак баламның әтисе дә, бөтен җиһан Илфак тирәсендә әйләнә. Без аерылышканчыга кадәр минем хәтта «Вконтакте»да үз  сәхифәм дә юк иде. Мин хәтта телефоннан да беркем белән дә сөйләшми идем. Минем бөтен дөньям Илфак иде. Мин дөньяда Илфак нәрсә күрсәткән, шуны гына күреп яшәгәнмен.

Гәҗитләргә Илфакны йортсыз калдырган, Илфакны тегеләй иткән, болай иткән, ниндидер бер бай ир-атка ияреп чыгып киткән, Илфак белән баласын очраштырмый икән дип нәрсә генә язмадылар.

Хәзер еллар узгач, 40 яшемә җиткәчтен, үземә-үзем хисап тотып утырам. Әгәр дә хатын-кыз гаиләдән чыгып китә икән, гулять иткәндер әле, ире генә җитмәгән, чыгып киткән, диләр. Әгәр ир кеше китә икән, хатыны нормаль булса, чыгып китмәгән булыр иде инде, диләр. Ике якта да хатын-кыз гаепле. Әгәр хатын-кыз берәр эштә эшли икән, азау ярган, аңа җитми бит һаман. Хатын-кыз өйдә утыра икән, иренең сыртында утыра. Алын-артлы бала таба икән, бу ир асылына бит инде хәзер! Хатын-кыз гаепле. Бәбәй тапмыйсың икән, кысыр бит ул, ире әле дә тора инде аның белән! Нәрсә генә булса да хатын-кыз гаепле. Ә бәлки алай булмагандыр?!

Беркемнең дә нигә чыгып китте икән бу дигән әйбер башына килмәгәндер...Мин чыгып киттем. Чөнки киләчәкне башкача күз алдына китереп булмый иде. Ничек сөйләсәң дә, мин барыбер гаепле. Беләсеңме мин нигә гаепле? Чөнки мин исән калдым! Әгәр мин үлем, Илфак исән булса, Илфакны ашап бетергән булырлар иде.

Мин 13 ел яшәгәннән соң баланың китапларын ике пакетка тутырып, чыгып киттем. Сез интервьюлардан укыганча, Илфакның  әйберләрен тартып алып түгел. Мин тараканлы, «съемный» квартирага чыгып киттем.

... Мин официаль рәвештә әйтәм:  бүген бөтен барлыгым белән,  сәхнәгә чыга алуым белән, күпмедер көч туплавым белән мин Илфакка үлгәнче рәхмәтле булачакмын. Мин Илфак белән авылдан чыгып киттем. Илфак белән кеше булдым. Минем Илфак Илдусовичтан менә дигән улым үсеп килә. Нәрсә генә булмаса да, мин үлгәнче Илфакка рәхмәтле булачакмын. 

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк