Логотип
Хәбәрләр

«Минем кәефемне төшерәм дип тозсыз сүзләр язмагыз»

Винера Ганиева инстаграм дуслары белән көн дә аралашып тора. Инстаграм битендә урнаштырган соңгы видеоларның берсендә җырчы  укучыларына мөрәҗәгать итәргә булган.

Винера Ганиева инстаграм дуслары белән көн дә аралашып тора. Инстаграм битендә урнаштырган соңгы видеоларның берсендә җырчы  укучыларына мөрәҗәгать итәргә булган.

– Инстаграм дуслар, менә нәрсә әйтәсем килә. Миңа тозсыз, төрле килде-китте комментарийлар җибәрә күрмәгез. Концертларда катнашам икән, кияү эзләр, кияүгә чыгар өчен катнашмыйм. Ул минем хезмәтем, ризыгым. Ничек мин коммуналь хезмәтләр өчен түләргә тиеш, ничек мин яшәргә, нәрсә ашарга тиеш? Шуны белегез… Мин Камил абыегызны гомер буе яраттым, яратачакмын. Безнең мәхәббәтебезгә мин тугры калачакмын. Минем кәефемне төшерәм дип тозсыз сүзләр яза күрмәгез, зинһар. Шуңа күрә комментарийлар юк, – дип сөйли әлеге видеода җырчы.

Исегезгә төшерәбез, узган елның декабрь аенда Винера Ганиеваның тормыш иптәше Камил Фәйзрахманов вафат булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк