«Минем күңелемә моңсу»

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның бакыйлыкка күчүенә дә ике атна вакыт узды – ул нәкъ көз башында, 14 сентябрь көнне вафат булды.
Хәмдүнә апа әллә сизендеме икән, көзләрен бик моңсуланган. Бу турыда Гөлназ Шәйхиның инстаграм сәхифәсендә эленгән видеосында күреп була.
«Хәмдүнә апа белән үткәргән соңгы әңгәмәдә, ул болай дигән иде: «Мин, сеңлем, бик яратам җиһанның, табигатьнең яшелгә күмелгән, яшәргән мәлен. Ә менә көзләрен, алмагачлар шыбыр-шыбыр алмаларын койганда, минем күңелемә моңсу». Үзе дә алмагачлар алмаларын койган вакытта китеп барды. Соңгы вакытта тыгыз элемтәдә булып, телефоннан сөйләшеп, аралашып яшәдек. Мин моның белән бик бәхетле», – ди шагыйрә, журналист Илзирә Вәлиуллина җырчының өчесендә.
Чыганак: Tatar Today
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 гыйнвар 2021 - 10:12
-
17 гыйнвар 2021 - 12:55
-
17 гыйнвар 2021 - 12:06
-
10 гыйнвар 2021 - 17:17
-
6 гыйнвар 2021 - 12:10
-
6 гыйнвар 2021 - 11:23
-
5 гыйнвар 2021 - 13:18
-
5 гыйнвар 2021 - 12:41
-
Минем Татарстан
-
Минем Татарстан