Логотип
Хәбәрләр

«Минем Такташ» операсы куйган лабораториядән яңа кастинг

KazanOperaLab опера лабораториясенең II сезонының кастинглары башланды. Бу хакта «Сфорцандо» фонды игълан итә. Фонд Татарстанның яшь композитор, рәссам, драматург һәм режиссерларын яңа сәнгать әсәрлә...

KazanOperaLab опера лабораториясенең II сезонының кастинглары башланды. Бу хакта «Сфорцандо» фонды игълан итә.

Фонд Татарстанның яшь композитор, рәссам, драматург һәм режиссерларын яңа сәнгать әсәрләре иҗат итәргә чакыра. Яшь иҗатчылар командасына профессиональ сәхнәдә эшләргә һәм чын остазлардан осталык дәресләре алырга мөмкин булачак.

«Сфорцандо» фондын оештыручы һәм KazanOperaLab опера лабораториясенең идея авторы Данияр Соколов әлегә ничә спектакль эскизы әзерләнәсен әйтә алмый. Командалар иҗатчылар саныннан чыгып бүленәчәк. «Әлегә кастинг кына үткәрәбез. Лабораториянең бюджеты юк. Әмма без тик тора алмыйбыз. Бер җае чыгар дип эшли башлыйбыз. Эскизлар татар һәм рус телләрендә тигез санда булачак», - ди ул.

Данияр Соколов KazanOperaLab опера лабораториясенең I сезонында куелган спектакльләрне дә кабатлап күрсәтергә тели. «Московский» мәдәният үзәгендә уңайлы зал һәм яхшы аппаратура булуын әйтә.

«Мәдәният министрлыгы ярдәм итсә, без әзер. Безнең бит Опера лабораториясе спектакльләреннән тыш та спектакльләребез бар. Мин аларны даими күрсәтергә тәкъдим иттем. Безгә әлеге спектакльләрне күрсәтү өчен финанс ярдәме генә кирәк. Бу бит попса түгел, субсидияләрсез булмый», - ди Данияр Соколов.

KazanOperaLab опера лабораториясе кысаларында 2018-2019 еллар сезонында өч опера спектакле куелды. Аның берсе татар телендә – Рүзәл Мөхәммәтшин белән Ильяс Камалның «Минем Такташ» операсы иде. Спектакль Тинчурин театры сәхнәсендә күрсәтелде.

Автор: Рузилә Мөхәммәтова

Фото: Владимир Васильев

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк