Логотип
Хәбәрләр

«Минем тормышым хайп»

Илсөя Бәдретдинова – бүгенге көндә татар эстрадасында иң популяр артистларның берсе. Аның белән очрашып, хатын-кызлар, үзгәрешләр, дуслык, социаль челтәрләрендәге әдәп турында сөйләштек.

Илсөя Бәдретдинова – бүгенге көндә татар эстрадасында иң популяр артистларның берсе. Аның белән очрашып, хатын-кызлар, үзгәрешләр, дуслык, социаль челтәрләрендәге әдәп турында «Сөембикә» журналы сөйләшкән.


– Илсөя, синең хакта хатын да, ир дә, диләр. Үпкәләмисеңме?
– Юк! Иҗатны бизнес дип әйтергә яратмыйм, әмма ничек кенә карасаң да, ул – бизнес... Шоу-бизнес. Шуңа күрә ир дә, хатын да булырга туры килә. 


– 18 элек булган Илсөяр үзгәрдеме?
– Күңел катыланды. Беркемгә дә ышанмыйм. 


– Син популяр гына түгел, иң хайплы җырчы да...
– Тормышым хайп шул. Атлаган саен. Кемнәрдер хайп ясарга махсус кешеләрне яллый. Ә миңа уйлап та торасы юк. Атлаган саен килә дә чыга. Кешеләр үзләре китереп чыгара.


– Моның нигә шулай икәнен аңлыйсыңдыр да. Син чибәр, популяр, ирсез хатын. Сиңа кызыгучылар да, көнләшүчеләр дә, сине күралмаучылар да бардыр... 
– Минем әби 25 яшендә тол калган. Бабай сугышта үлгән. Әби 80 яшенә җитеп үлгән, ул бик әз сөйләшә иде, әмма һаман бер теләк теләде: «Тол хатынннан да күп сүз ишеткән кеше юк, балаларымны ялгызлыктан сакла». Җәяү йөрсә йөргән, атлы ирләргә утырмаган, сүзен күтәрергә кирәк бит. 


– Ә син кеше сүзеннән куркасыңмы?
– Ул кысалардан чыктым. Минем хакта нәрсә сөйлиләр миңа барыбер. Кая барганымны беләм, калганнарның кая юл тотуы белән кызыксынмый. Бөтен нәрсәне күтәрәм. Кемгәдер нәрсәдер исбатлап торудан бер мәгънә юк. Әмма малаема кагылалар икән, бөтен дөньясын күтәреп бәрә алам. Эчтәге ана бүре уяна. 


– Илсөя, ничек уйлыйсың, хатын-кыз бунтарь булырга тиешме, әллә инде ире артында гына яшәүче нәзберек җанмы?
– Идеалда ире артында яшәргә тиештер инде. Әмма без алай булдыра алмыйбыз. Хатын-кыз ир-атны үзе бозып бетерде, диләр. Хатын эшләмәсә, ир эшләр иде, диләр. Юк, бер эшләмәгәне эшләми инде ул. 


– Нилектән алай икән?
–  Хатын-кызларга ирек бирелде дисәк тә, дөрес булмас. Яшәргә кирәк бит. Хата атта да, арбада да бардыр. Күп җаваплы урыннарда – хатыннар. Тагын бер аңламаган күренеш бар: ир декретта утыра, хатын эшли. Бу хәл бөтенләй минем мантыйкка сыймый.

Чыганак: «Сөембикә» журналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк