Логотип
Хәбәрләр

Минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумы белән тигезләште

Бу икътисадның бюджет тармагында эшләүче — 1,6 миллион һәм реаль сектордагы 1,4 миллион хезмәткәргә кагылача Казан, 1 май, «Татар-информ»). Бүгенге көннән башлап Россиядә минималь хезмәт хакы күләме...

Бу икътисадның бюджет тармагында эшләүче — 1,6 миллион һәм реаль сектордагы 1,4 миллион хезмәткәргә кагылача

Казан, 1 май, «Татар-информ»). Бүгенге көннән башлап Россиядә минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумы белән тигезләште, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы.

Президенты указы нигезендә, 1 майдан минималь хезмәт хакы күләме 11 163 сумга кадәр арта. Шул рәвешле, ул яшәү минимумы белән тигезләшәчәк. Моңа кадәр минималь хезмәт хакы күләме 9489 сум, яки яшәү минимумының 85 процентын тәшкил итә иде.

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, бу икътисадның бюджет тармагында эшләүче — 1,6 миллион һәм реаль сектордагы 1,4 миллион хезмәткәргә кагылачак. Минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумына кадәр күтәрү өчен федераль һәм төбәк бюджетларыннан 40 миллион сумга якын өстәмә акча кирәк.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк