Логотип
Хәбәрләр

Министр Кузюров булачак урманчыларга һөнәри серләрне аңлатты

Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Лубян урман-техника көллияте абитуриентлары белән очрашу уздырды. Министр булачак урманчыларга һөнәри серләрне аңлатты. Бу хакта ведомствоның матбугат ү...

Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Лубян урман-техника көллияте абитуриентлары белән очрашу уздырды. Министр булачак урманчыларга һөнәри серләрне аңлатты. Бу хакта ведомствоның матбугат үзәге хәбәр итә.

Министр Равил Кузюров чыгарылыш укучыларына урман тармагындагы эшләрнең торышы, Лубян урман-техника көллияте турында, урман һөнәренең әһәмияте хакында сөйләде, балалар белән танышты һәм аралашты.

"Лубян урман-техника көллиятен атаклы дәүләт эшлеклеләре тәмамлап чыккан, алар үз карьерасында кишәрлек остасы вазифасыннан башлап урман хуҗалыгы министрына кадәр ирешкән. Урманда эшләве авыр, ләкин ул бик кызыклы, ә иң мөһиме, сорала торган хезмәт. Урманчыларның төп бурычы – урманнарны саклау һәм үрчетү", – дип билгеләде Равил Кузюров.

Булачак студентлар, ата-аналары белән берлектә,  Татарстанның төрле районнарыннан министрлыкка килде. Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылыннан килгән Рифат Фәхриев урманчылар гаиләсеннән. Аның бабасы 30 елдан артык Кызыл Йолдыз урманчылыгында эшләгән. "Мин урманны, табигатьне яратам. Балачактан ук бабам миңа үрнәк булды. Хәзер мин дә үземнең тормышымны әлеге юнәлеш белән бәйләргә телим", – диде Рифат Фәхриев. Рифатка теләктәшлек белдерергә дип аның ата-анасы да килгән. Уллары сайлаган юлны алар уңай кабул иткән.

Казаннан килгән Тимофей Скорняков Лубян урман-техника көллияте турында танышлары аша ишетеп белгән: "Урманчы буласым килә, презентация фильмын карадым, миңа барысы да ошады", – дип сөйләде Тимофей Скорняков.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк