Логотип
Хәбәрләр

Министр ярдәм сорый

Кар катламы 70 см җиткән!Башка елларда ул 10 см тирәсе иде, ди белгечләр...

 

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов татарстанлылардан кар чистарту эшенә хәлдән килгәнчә ярдәм итүләрен сорады.

Министр якындагы көннәрдә, метеошартлар начар булу сәбәпле, татарстанлыларга ерак сәфәрләргә чыгудан һәм торак пунктлардан читкә барудан тыелып торырга киңәш итте. Бу хакта ул республика Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә әйтте. Шулай ук, үзенең чыгышында Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры гражданнардан кар чистарту эшенә хәлдән килгәнчә ярдәм итүләрен сорады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов районнар һәм шәһәрләр башлыкларына торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре эшен оештырырга һәм кар чистартуның сыйфатын тикшерергә кушты. 

Ул арада Казан бистәләрендә янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм машиналары батып калган очраклар турында видеолар таралды. Шәһәр урамнары ярыйсы гына чистартылган, ә менә бистәләргә керерлек түгел дип зарлана халык. 

Сезнең якларда ничек?Юллардагы вәзгыять белән таныштырыгыз әле, җәмәгать))

Фото zen.yandex.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк