Логотип
Хәбәрләр

Минтимер Шәймиев Илһам Шакиров исемендәге фестиваль булдырырга тәкъдим итте

Татарстанның беренче Президенты, Республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Илһам Шакиров исемендәге фестиваль булдырырга тәкъдим итте. Бу хакта ул бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм...

Татарстанның беренче Президенты, Республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Илһам Шакиров исемендәге фестиваль булдырырга тәкъдим итте. Бу хакта ул бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия  театрында легендар җырчыны соңгы юлга озату вакытында сөйләде. 
Минтимер Шәймиев Илһам Шакировның вафат булуын барыбыз өчен дә зур югалту булуын әйтте. «Уйлап карасаң, Илһамның Ходай биргән тавышы аша безнең бөек шагыйрьләребезнең, язучыларыбызның, халкыбызның гасырдан-гасырга килгән җырлары, аның моңы аша, аның җырлары аша безгә җиткерелде. Бу - гаять зур хезмәт», - диде ул. 
Ул шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның яңа төзеләчәк концертлар залына Илһам Шакиров исемен бирүтәкъдимен хуплавын белдерде. 
«Безнең әле Илһам Шакиров исемендәге фестиваль барлыкка килергә тиеш. Берничә ел Рәшит Ваһапов фестивале уздырыла. Оештыручыларга без рәхмәтле. Ә Илһам Шакиров фестивале тирәнлеге белән аерылып торырга тиеш», - диде Дәүләт Киңәшчесе җырчының исемен мәңгеләштерү максатыннан.  
Илһам Шакиров 84 яшендә 16 гыйнвар көнне вафат булды.  
Автор: Лилия Локманова
Фото: Рамил Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк