Логотип
Хәбәрләр

Минтимер Шәймиев татар активистларын милли матбугат эшчәнлегендә катнашырга өндәде

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев татар газеталары эшчәнлегендә татар яшьләре активистлары катнашырга тиеш, дип саный. Бу хакта ул...

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев татар газеталары эшчәнлегендә татар яшьләре активистлары катнашырга тиеш, дип саный. Бу хакта ул кичәге очрашуда әйтте.

“Татар газеталарын укып барам мин. Кайбер газеталарда сезнең катнашыгыз кирәк, дип саныйм мин", - дип мөрәҗәгать итте ул татар яшьләренә.

"Бик матур татар газеталары бар, аларны баетасы бар. Тиражлары җитми дип кенә ятсак... Читтән карап тәнкыйтьләү мич башыннан бүре куу була ул”, - дип билгеләп узды Минтимер Шәймиев.

татар-информ

Фото: Ильнар Тухбатов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк