Логотип
Хәбәрләр

Минзәләдә "Бәби-театр" ачыла

(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”). Бәби-театр балалар спектакльләрендә яңа алым, анда бала тамашачы гына түгел, ә үзе дә театраль хәрәкәтнең актив катнашучысы булып китәчәк, дип Минзәлә районы рәсми...

(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”). Бәби-театр балалар спектакльләрендә яңа алым, анда бала тамашачы гына түгел, ә үзе дә театраль хәрәкәтнең актив катнашучысы булып китәчәк, дип Минзәлә районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

"С. Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрында 1дән 7 яшькә кадәрге балалар өчен февраль аеннан “Бәләкәч” театры ачыла. Биредә уен мәйданы 20-30 катнашучыга каралган. Монда 1 яшьтән зуррак булган нәниләр дә үзләрен яхшы хис итә. Артистлар белән балалар арасында уңай мөнәсәбәт урнаша. Театрның кече залы тулаем кечкенә тамашачылар һәм аларның әти-әниләре өчен махсус җиһазландырыла", - дип хәбәр ителә сайтта.

Катнашырга теләге булганнар өчен, режиссер Алмаз Садриевның бәби-спектакльләр куюда тәҗрибәсе булуы, репертуарның  еш алышыначагы, тылсымлы дөнья ата-аналар өчен дә кызыклы булачагы җиткерелә.

Театр кызыксынучылардан тәкъдимнәр көтә.

татар-информ

Фото: Салават Камалетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк