Логотип
Хәбәрләр

Минзәлә театрга нигез салучы Сабир Өметбаевның 110 еллыгын билгеләп үтте

Кичә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында ТААСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Минзәлә театрына нигез салучы һәм аның баш режиссе...

Кичә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында ТААСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Минзәлә театрына нигез салучы һәм аның баш режиссеры Сабир Өметбаевның 110 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды, дип яза җирле басма.

Театр скверында, мәшһүр театр эшлеклесенә куелган бюст янына театр ветераннары, бүгенге коллектив җыелды, алар бюст янына чәчәк бәйләмнәре салды. Театрга бөтен гомерләрен багышлаган, һәркайсының дүрт дистәдән артык эш стажы булган шәхесләр: артистлар Илүсә Бәдриева, Венера Нигъмәтуллина, Әлфидә Теряева, кадрлар бүлеген җитәкләгән Сәлисә Шәйхаттарова, рәссам Салих Миңнегәрәев, музей директоры Илһамия Кичубаева, Рәзилә Муллина, Рөстәм Муллин белән беррәттән, яшь буын да – С.Өметбаев премиясе лауреаты Денис Иванов, артистлар Динара Акматова, Чулпан Бәдретдиновалар олпат шәхесне җылы сүзләр белән искә алдылар, зур дулкынлану хисләре белән хатирәләрен уртаклаштылар. Һәркайсы бер сулышта, бер фикердә булды: С.Өметбаев истәлеге мәңгелек, ул яшәде һәм алга таба да яшәячәк. Митингны театрның әдәби бүлеге мөдире Нурсибә Адиева алып барды.

Митинг азагында ветераннар һәм яшь артистлар скверны яңа үсентеләр белән тулыландырдылар – яшь чыршылар утырттылар.

Фото: menzela.ru

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк