Логотип
Хәбәрләр

Минзәлә театры Казанга “Иблис”не алып килде!

Тинчурин театры сәхнәсендә Минзәлә театры коллективы ике көнлек гастрольләрен башлап җибәрде. Бүген татар сәнгатькәрләре өчен бик авыр көн булды – Камал театрында Равил Шәрәфиевның юбилей кичәсе барс...

Тинчурин театры сәхнәсендә Минзәлә театры коллективы ике көнлек гастрольләрен башлап җибәрде.

Бүген татар сәнгатькәрләре өчен бик авыр көн булды – Камал театрында Равил Шәрәфиевның юбилей кичәсе барса, Тинчурин театры сәхнәсендә Минзәлә театры коллективы ике көнлек гастрольләрен башлап җибәрде.

Минзәлә театрының Казан гастрольләре “Иблис” спектакле белән тулы залда башланып китте. “Тантана” театр премиясе буенча “Ел вакыйгасы” дип танылган спектакльне карарга язучылар, галимнәр, төрле театр артистлары килгән иде.

Гастрольләрне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Роберт Шәймәрданов һәм Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтовлар ачты.

Спектакль азербәйҗан классигы Хөсәен Җәвид трагедиясе буенча куелган. Тәрҗемә авторы – Ркаил Зәйдулла. Спектакльнең режиссеры – “Алтын битлек” милли театр премиясе лауераты, Саха режиссеры Сергей Потапов. Рәссамы – Валерий Яшкулов, пластика буенча режиссер – Нурбәк Батулла.

Зал спектакльне бер тында карады. Кемдер сюжеттан тәэсирләнеп, хәтта куркып чыкса, кемдер Иблис ролен башкарган Рөстәм Зиннуровның уйнавыннан мөкиббән иде.

Иртәгә Минзәлә театры шул ук Тинчурин сәхнәсендә Островскийның “Яшенле яңгыр”ын күрсәтәчәк. 
Оештыручылар әйтүенчә, билетлар сатылып беткән. Спектакльнең режиссеры – Зиннур Сөләйманов.

Татар-Информ

 

Фото - Рәмис Назмиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк