Логотип
Хәбәрләр

Минзәлә театры ТЮРКСОЙ фестивалендә

Каспий яны илләренең 2 нче халыкара фестивале.Әлбәттә, татар театрының әлеге мәртәбәле халыкара фестивальдә катнашуга лаек булуы ошбу Минзәлә театры өчен генә түгел, Татарстан өчен дә, аның даны өчен...

Каспий яны илләренең 2 нче халыкара фестивале.
Әлбәттә, татар театрының әлеге мәртәбәле халыкара фестивальдә катнашуга лаек булуы ошбу Минзәлә театры өчен генә түгел, Татарстан өчен дә, аның даны өчен дә зур мәртәбә дип кабул итәргә кирәк.  Спорт белән халыкара аренада шөһрәт казанган Татар иле үзенең мәдәнияте белән дә горурлана ала.  
Бу катлаулы заманда Татар илен спорт ярышлары, сәнгать, бигрәк тә әдәбият һәм театр ярдәмендә дөньяга танытырга мөмкин. Ә бу исә инвестиция, ягьни икьтисадка да мәхкулъ дигән сүз.
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар Дәуләт драма театры шундый игелекле максатлар белән 9 сентябрь көнне, Аллага тапшырып, Казахстанга юл тотты.
Фестивальне Каспий диңгезе буендагы Актау шәһәрендә ТЮРКСОЙ оешмасы уздыра. "Төрки туганнарның безнең театр чыгарган " Иблис" спектаклен күрәселәре килә, безне шуңа күрә чакырдылар. Җәй башында әлеге спектакль белән Рәсәй күләмендә узган бер дәнәҗәле фестивальдә  катнашкан идек. Ошбу спектакль хакындагы хәбәр  тиз таралган. Чакырган җиргә труппа сөенеп бара,"- диде театр директоры Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Республиканың М.Сәлимҗанов исемендәге премиясе лауреаты, гаҗаеп көчле һәм талантлы театр менеджеры Роберт Шәймәрдан.


Юлдагылар юлда булсыннар...
Казахстан якларына  юл тоткан Минзәлә театры автобусы Мөслимнең Шуран авылы яныннан ышкылып узды. Директор Роберт Шәймәрданның туган авылы. 
Актерлар белән гәп корып барабыз. Янәшәмдә атаклы актер Рөстәм Муллин. Шәп артист, мөхтәрәм кеше. Робер та, Рөстәм әфәндебез дә авылда туган егетләр,  берсе талантлы татар халык артисты, икенчесе Кама аръягындагы театрны "тотып" тора торган сәләтле һәм креатив менеджер. Озын сүзнең кыскасы, авылда туып үсә милләтнең шәп егет-кызлары. Киләчәктә авыллар бетсә, ни хәл итәрбез?! Урыс авыллары бетте диярлек бит. Соңгы елларда Вампиловлары, Астафьевлары күренми шуңа күрә?. Распутиннары кайда икән? Путиннары бар барын...
Көн матур, Казанда яңгыр диләр. Монда, Азнакай басуларында, халык бәрәңге ала. Бәрәңге уңышы әйбәт күренә быел, Ходайга шөкер һәм авыл халкына. Театрларыбының карусыз тамашачыларына!

{mp4}7818{/mp4}

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк