Логотип
Хәбәрләр

Минзәлә театрының яшь артистлары роль хакына нинди корбаннарга барулары турында сөйләде

(Казан, 4 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Яшь артистлар рольләре хакына нинди корбаннарга риза булулары турында Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры белән “Татар-информ”...

(Казан, 4 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Яшь артистлар рольләре хакына нинди корбаннарга риза булулары турында Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры белән “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Казан гастрольләре алдыннан Минзәлә татар дәүләт театры артисты Рөстәм Зиннуров чәчен һәм кашын кырачак, ә Зилия Закирова чәчен караган буяган. Яшь артистларның әлеге йөз-кыяфәткә бәйле үзгәрешләре аларның рольләренә бәйле. 

Бүгенге матбугат чарасы театрның “Тантана” республика театр премиясенең иң дәрәҗәле “Ел вакыйгасы” номинациясендә җиңүенә һәм театрның алда торган Казан гастрольләренә багышланган иде. Конференциядә театр директоры Роберт Шәймәрданов, театрның баш рәссамы Валерий Яшкулов һәм тетарның яшь артистлары – Рөстәм Зиннуров белән Зилия Закирова катнашты.

Яшь артист Рөстәм Зиннуров Минзәләдә “Иблис” спектаклендә Иблис ролен уйнау өчен чәчен дә, кашын да кырган иде. “Казанга килгәндә дә чәчемне дә, кашымны да кырырга әзермен”, - ди ул.

Островскийның “Яшенле яңгыр” спектаклендә Катерина ролен башкарган Зилия Закировага Варварага охшамас өчен чәчен каралтырга һәм “Иблис” спектаклендәге роленнән баш тартырга туры килгән. Театр аны Катерина роле өчен әзерләп саклаган. “Безнеке кебек периферия театрларында мондый ук бәреп чыга торган образлар бик булдымы икән, безнең театрда да булмады”, - ди Роберт Шәймәрданов.

Мәгълүмат өчен. Театр Казан тамашачысына ике спектаклен алып килә. Болар - театрның соңгы премьералары – азәрбәйҗан классигы Җәвид Хөсәеннең “Иблис” трагедиясе һәм Островский буенча куелган “Яшенле яңгыр” спектакле. Театр Казанга шушы ике спектакльне алып килүен театрларда артыгракка көннәр булмау һәм нәкъ менә шушы ике спектакльгә сорау булу белән аңлата. 

татар-информ

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк