Логотип
Хәбәрләр

Минзәлә театрына - 85!

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры үзенең 85 еллык юбилей бәйрәмен билгеләп үтә.Котлыйбыз! Тамашачыны яңадан-яңа спектакльләр һәм гастрольләр белән сөендерергә язсын!

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры үзенең 85 еллык юбилей бәйрәмен билгеләп үтә.Котлыйбыз! Тамашачыны яңадан-яңа спектакльләр һәм гастрольләр белән сөендерергә язсын!

1996 елдан Минзәлә театры үзенең оештыручысы Сабир Өметбаев исемен йөртә.Республиканың Муса Җәлил исемендәге премиясен бирү Комитеты һәм Министрлар Кабинетының № 76 11.02. 2005 елгы карары нигезендә Гаяз Исхакый иҗатын пропагандалап “Сөннәтче бабай” һәм “Остазбикә” әсәрләрен сәхнәләштергән өчен С.Өметбаев исемндәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы Муса Җәлил исемендәге премиягә лаек булды.

2006 елда Мәскәүдә, 2018 елда Новороссийск шәһәрләрендә узган кече шәһәр театрлары фестивалендә катнашып Диплом белән бүләкләнде.

2009 елның 14 24 апрелендә Төркия республикасының Конья шә1әрендә уздырылган «Мең сулыш һәм бер тавыш” дип исемләнгән II Халыкара фестиваль кысаларында Г.Исхакыйның “Сөннәтче бабай” драмасы белән катнашты.

Минзәлә театры коллективы 2016 елда, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына “Тапкыр Кәҗә турында әкият” курчак спектаклен сәхнәләштерде һәм ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда “Тантана” театраль премиясенең “Иң яхшы балалар әкияте” номинациясендә бүләкләнде. Шулай ук, 2016 елда Кәрим Тинчуринның моңарчы бер театрда да куелмаган “Каракүз”музыкаль кыйссасы сәхнәләштерелде, режиссеры – Рамил Фазлыев.

2017 елда “Бердәм Россия” партиясенең “Кече шәһәр театрлары” федераль программасы кысаларында әзербайҗан классигы Хөсәен Җәвиднең “Иблис” трагедиясен якут режиссеры , “Алтын битлек “милли театраь премиясе лауреаты Сергей Потапов куйды. Әлеге программма кысаларында рус классигы А.Островскийның “Яшенле яңгыр” драмасын Башкортостаннан режиссер Зиннур Сөләйманов сәхнәләштерде.

“Иблис” – 2018 елда Новороссийскта узган Россиянең XVI Кече шәһәр театрлары фестивалендә катнашты. Иблис ролен башкаручы артист Рөстәм Зиннуров “Өмет” номинациясендә фестиваль лауреаты булды.Шулай ук, “Иблис” 2018 елда Казахстан республикасының Актау шәһәрендә узган Каспий яны илләренең II Халыкара фестивалендә катнашты.

Федераль программа кысаларында 2018 елда К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”, Н.Гогольнең “Ревизор”, З.Хөсниярның “Баһадур”, М.Башкировның “Салкын Кын”, 2019 елда Э.Т.А.Гофманның “Щелкунчик», М.Кәримнең “Кыз урлау”, З.Хөсниярның “Кайту” әсәрләре, 2020 елда К.Тинчуринның “Казан сөлгесе”, У.Шекспирның “Макбет” әсәрләре чыкты.

2020 елның декабрендә Казанда узган “Һөнәр”XI Бөтенроссия яшь режиссура фестивалендә Ч.Айтматовның “Җәмилә” мелодрамасы белән катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк