«Мирас» фестиваленең беренче концерты Илһам Шакировның якты истәлегенә багышланды

Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Нәҗип Җиһанов исемендәге IV «Мирас» татар музыкасы фестивале башланды.
«Мирас» фестиваленең беренче концерты кичә бөек татар җырчысы Илһам Шакиров хөрмәтенә бер минут тынлык белән башланды. Татарстанда бердәнбер милли музыка фестиваленең быелгы беренче концерты бөек җырчы истәлегенә багышланды. Оркестр янында Илһам Шакировның фоторәсеме дә куелган иде
Фестивальнең беренче концертында Нәҗип Җиһанов, Шамил Тимербулатов, Резеда Ахиярова, Рәшит Кәлимуллин, Шамил Шәрифуллин, Илһам Байтирәк әсәрләре яңгырады. Башкарылган әсәрләрнең өчесе премьера иде. Аларның авторлары - Резеда Әхиярова, Рәшит Кәлимуллин, Илһам Байтирәк тамашачы белән бергә залда үз әсәрләрен тыңладылар.
«Мирас» фестивале концертлары традицион ике телдә алып барыла.
Чыганак: Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 март 2021 - 09:22
-
5 март 2021 - 10:06
-
4 март 2021 - 12:15
-
3 март 2021 - 13:30
-
3 март 2021 - 12:54
-
3 март 2021 - 10:02
-
2 март 2021 - 10:48
-
1 март 2021 - 13:14
-
Наркотикларга – юк! 12+