Логотип
Хәбәрләр

«Мирас» фестиваленең икенче концертында багышлаулар яңгырады

«Мирас» татар музыкасы фестиваленең икенче концерты үзенчәлеге – бер программага берничә багышлау туплануында. Программада Мансур Мозаффаровның Габдулла Тукайга, Алмаз Монасыйповның Салих Сәйдәшевка һ...

«Мирас» татар музыкасы фестиваленең икенче концерты үзенчәлеге – бер программага берничә багышлау туплануында. Программада Мансур Мозаффаровның Габдулла Тукайга, Алмаз Монасыйповның Салих Сәйдәшевка һәм Леонид Любовскийның Сара Садыйковага багышлаулары яңгырады.

Болардан тыш Нәҗип Җиһановның «Нжери» балетыннан адажио һәм Рафаэль Беляловның фортепиано белән оркестр өчен концерты да программага кертелгән иде.

Концертның дебютлары – яшь композитор һәм музыкант Ильяс Камал (виолончель) белән Зөлфәт Фахразыев (фортепиано). Ильяс Камал музыкант буларак та, композитор буларак та тәкъдим ителде.

Концертның дирижеры Рөстәм Абязов иде. Традиция буенча ул «Мирас» фестивале концертларының берсенә дирижерлык итә.

19, 23, 26 гыйнвар көннәрендә Казанда Н.Җиһанов исемендәге «Мирас» татар музыкасы фестивале үтә. Быелгы концертлар Татарстан композиторлар берлегенең 80 еллыгына багышлана. Фестивальнең арт-директоры – Вадим Дулат-Алеев.

«Мирас» быелгы соңгы концерты 26 гыйнварда булачак. Анда Салих Сәйдәшев, Александр Ключарев, Заһид Хәбибуллин, Җәүдәт Фәйзи, Рөстәм Яхин һәм башкаларның әсәрләре яңгыраячак. Бүген актив иҗат итүче композитордардан Эльмира Галимова, Эльмир Низамов һәм Илдар Камалов әсәрләре программага кертелгән. 

Александр Эшкинин

Рузилә Мөхәммәтова

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк