Логотип
Хәбәрләр

Мирасына тузан кунмасын

Наил Дунай истәлегенә

Менә Татарстан радиосының алтын фондында кадерләп сакланучы, архив киштәсендә тузан кундырмыйча, әледән-әле халыкка ишеттереп торырга тиешле тагын бер язмага тукталабыз. Тапшыруның авторы – Юныс Сафиулла – танылган драматург, артист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Гомумән, безнең тыңлаучыларыбыз әлеге фидакарь кешегә рәхмәтле, чөнки ул күп еллар дәвамында радио аша театр сәнгате яңалыклары белән таныштырып килде, аның тарафыннан сәхнәдәшләренә багышланган дистәләрчә тапшырулар әзерләнде.

Хәзер сез тыңлаячак тапшыру исә 1997 елда Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Наил Дунаевның 60 яшьлек юбилее уңаеннан әзерләнгән иде. Ул «иҗат портерты» жанрында эшләнгән һәм анда юбиляр белән әңгәмә, ул катнашкан спектакльләрдән өзекләр, СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровның, язучы Рабит Батулланың чыгышлары урын алган.

– Дөресен генә әйткәндә, мине язучы иткән кеше Наил Дунаев булды, ди Рабит Батулла, Мәскәүдә М.С. Щепкин исемендәге югары театр училищесында бергә укып йөргән вакытларын искә алып. – 1959 елда Наил Дунаев билбаулы пәлтә алды. Әтисеннән акча килгән иде. Беркемдә юк иде ул вакытта андый пәлтә. Дунайда гына бар билбаулы пәлтә! Пәлтә алды да, акчасы бетте, безнең кебек үк ачыга башлады бу. Мин тоттым да «Дунайның үлеме» дигән хикәя яздым (шөкер, Дунайның гомере озын булды). Шаяру формасындагы бер трагик-комик хикәя иде ул. Соңыннан мин аны «Көз көнендә» дигән хикәямнең нигезенә салдым...

Юныс Сафиулла белән Наил Дунаевның әңгәмәсе дә гаҗәеп кызыклы. Биредә актёр үзенең кайбер яшерен серләрен дә ача. Аларны тапшыруны тыңларга кызыктырып, бер интрига итеп калдырыйк та, әңгәмәнең менә бу урынына күчик:

Ю.С. Артистның беренче тапкыр сәхнәгә алып чыкан тәүге роле була. Ул аны гомер-бакый оныта алмый. Шулай ук артист халкын әле беренче тапкыр тамашачыларның зур алкышларын, кайнар яратуларын алып килгән роле дә була. Әнә шул ролегез турында сөйләшик әле, Наил абый.

Н.Д. Дөрес, шактый гына еллар үтте, шактый гына зур рольләр – баш рольләр, төп рольләр уйнарга туры килде, эпизодик рольләр дә булды. Ул яктан Аллага шөкер, мине ким-хур итмәделәр, эшсез тотмадылар. Ләкин мин чын мәгънәсендә сәхнәне тойдым, дип әйтә алмый йөргәнмен икән әле. Мин моны бер спектакльдән соң аңладым. Ул вакытта ТЮЗда эшләүче Марсель Сәлимҗанов безнең театрда Хәй Вахитның «Соңгы хат» пьесасы буенча спектакль куйды. Мин анда Нияз ролен уйнадым. Шушы спектакльдә мине халык «йотты» дип әйтәсем килә, мин дә халыкны тойдым кебек тоелды. Шуннан мин үземне сәхнәдә иркенрәк тота башладым. Бу роль миңа бер трамплин кебек булды.

Ю.С. Әлеге сорауны бирүгә үк минем хәтергә шунда ук «Хуш, Назлыгөл» спектаклендәге диңгезче офицер Газиз килеп басты.

Н.Д. Монысы да минем өчен кадерле роль. Аның турында аерым әйтим әле. Кыргыз язучысы Мар Байҗиевның «Дуэль» дигән пьесасын мин «Театр» журналыннан укыдым. Шәп әсәр. Моны Марсель Сәлимҗановка әйттем. Мин аны беләм, ди. Ул бу пьесаны инде күптән укып чыккан икән. Мин әйтәм, тәрҗемә итеп карыйсым килә, бәлки без дә куярбыз, дим. Өч кенә кеше катнаша бит, ул заманда безнең театрда аз кеше катнаша торган андый әсәрләр куелмый иде әле.

Күтәреп чыга алырбызмы соң, дигән сорау туды. Аннары минем тәрҗемә итәргә теләвемә дә гаҗәпсенде. Ничек инде, синең тәрҗемә иткәнең юк бит, ди. Мин әйтәм, тырышып карыйм әле, бик ошады бит, дим.

Ризалашты. Тәрҗемә иттем дә, без аны сәхнәгә куя да башладык. Бу спектакль театр коллективының чын мәгънәсендәге горурлыгы булып китте.

Өч кенә кеше катнашуына карамастан, без аны зур сәхнәдә йөз тапкырдан артык уйнадык. Халык яратты аны…

Фото «Сәхнә» журналы архивыннан

Автор – Нәсим Акмал

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк