Логотип
Хәбәрләр

Әмирхан Еникигә мемориаль такта куелачак

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Әмирхан Еникинең 110 еллыгына багышланган кичә турында пресс-конференция булып узды. Пресс-конференциядә филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, Казан фе...

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Әмирхан Еникинең 110 еллыгына багышланган кичә турында пресс-конференция булып узды. Пресс-конференциядә филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, Казан федераль университетының доценты Гөлфия Гайнуллина һәм Камал театры артисты Фәнис Җиһаншин катнашты. Әмирхан Еникинең 100 еллык юбилее тиешле дәрәҗәдә билгеләп үтелмәве хакында әйтелде, шуңа күрә быел ныклап әзерлек бара. Планнар дәүләт башлыклары белән килешеп эшләнгән, бюджеттан акча бүленеп биреләчәк. 12 февраль көнне Камал театрының зур залында әдәби-музыкаль кичә булачак. Анда Әмирхан аганың балалары, туганнары катнашыр дип көтелә. Җырчылар Венера Ганиева, Илүсә Хуҗина һәм Чулпан Йосыпова аның яраткан җырларын башкарачак, искәртеп үтик Әмирхан Еники Фәридә Кудашеваның иҗатына гашыйк булган. Кичәнең режиссёры ‒ Илдар Хәйруллин, алып баручылар ‒ Искәндәр Хәйруллин һәм Ришат Әхмәдуллин.

Әмирхан Еникнең 110 еллыгына багышланган чаралардан шулай ук Казан дәүләт университетында эшләп килүче «Мизгел» театры аның «Рәшә»сен сәхнәләштерәчәк, әдипнең әсәрләрен өч томлыкта фәнни комментарийлар белән бастырып чыгару, кайбер әсәрләрен инглиз теленә тәрҗемә итү планлаштыра, шулай ук «Мизгел» театры аның әсәрләрен аудиоязма буларак чыгарачак. Зур планнарга килгәндә, киләчәктә Әмирхан Еникинең мемориаль тактасын ачу һәм музеен эшләү күздә тотыла. Бу исә язучы иҗатын пропагандалаштыруның башы гына.

Автор: Г.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк