Логотип
Хәбәрләр

"Мисс Татарстан" - 2018 титулына Камилә Хөсәенова ия булды

(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). "Мисс Татарстан" матурлык бәйгесенең XX нче юбилей кичәсе җиңүчесе билгеле булды. Бу минутларда Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә "Мис...

(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). "Мисс Татарстан" матурлык бәйгесенең XX нче юбилей кичәсе җиңүчесе билгеле булды. Бу минутларда Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә "Мисс Татарстан" матурлык бәйгесенең финалы тәмамланды. 2018 елның Татарстан чибәре булып Камилә Хөсәенова танылды.

Казан кызы Камиләгә 19 яшь. Ул Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясендә укый. Булачак спорт менеджеры, нәфис гимнастика буенча спорт мастерына кандидат. 2017 елда "Мисс академия" булып табылган. 

Татарстан гүзәле Камилә Хөсәенованың буе 177см, гәүдә параметры 82-61-92гә тигез.

"Мисс Казан" булып 19 яшьлек Казан кызы Гүзәл Мусина танылды.

Казан кызы Полина Горюнова "Беренче вице мисс Татарстан" титулына ия".

"Икенче вице-мисс" исемен Казан кызы Рушания Шәрифулина алды.

Чаллы кызы 18 яшьлек Аделина Миңнеханова "Соклангыч Татарстан гүзәле" исеменә лаек булды.

татар-информ

Фото: Рамиль Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк