Логотип
Хәбәрләр

Мисырны ком бураны каплаган

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Чәршәмбе, 28 мартта, Мисырны ком бураны каплаган, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы «Масрауи» яңалыклар порталына сылтама ясап. Илнең көньяк провинцияләрендә (Кена, Асьют...

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Чәршәмбе, 28 мартта, Мисырны ком бураны каплаган, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы «Масрауи» яңалыклар порталына сылтама ясап.

Илнең көньяк провинцияләрендә (Кена, Асьют, Луксор, Кызыл диңгез һ.б.) хәл аеруча катлаулы. Ком бураны нәтиҗәсендә илнең күпчелек аэропортлары эшләми, шулай ук халыкара трассалар һәм портлар да ябылган.

Җилнең тизлеге секундына 20 метрдан артып китә. Электр тапшыру линияләре сафтан чыгу нәтиҗәсендә, Мисырның кайбер провинцияләрендә ут беткән.

Давыл кичкә кадәр дәвам итәр дип фаразлана. 

татар-информ

Фото: скриншот инстаграма

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк