Логотип
Хәбәрләр

Әмма хушлашулар бик яман

Камал театры артисты, Татарстанның халык артисты Фәридә Сафина инстаграмы аша күпләрне өлкән яшьтәге әнисе ‒ Зәйтүнә Нуртдин кызы белән таныштырып барды. Әнисен кадерләп каравы, кашыклап ашатулары, ма...

Камал театры артисты, Татарстанның халык артисты Фәридә Сафина инстаграмы аша күпләрне өлкән яшьтәге әнисе ‒ Зәйтүнә Нуртдин кызы белән таныштырып барды. Әнисен кадерләп каравы, кашыклап ашатулары, матур постлары... Шушы челтәр аша ук без Зәйтүнә апаның 4 сентябрь көнне Сарман хастаханәсендә бакыйлыкка күчүен дә белдек. Фәридә апа әнисенең 97 яшь 7 ай 7 көн яшәве, Казанга барудан баш тартып, күңеле белән сизенеп, Сарманда калуы турында да язып элде... Эх, әни ничә яшьтә дә әни шул инде... Баксаң, Фәридә апаның әтисенә, исән булса, 2018 елның 10 октябрендә 100 яшь тулган булыр иде. «52 ел тол булып яшәгән әни әтинең 100 яшенә ашыкты, күрәсең...» ‒ дигән яраткан артисткабыз. Юксынулар йөрәк өзгеч инде ул ‒ якыннарының урыны җәннәттә, рухлары шат була күрсен Фәридә апаның.

Автор: Гөлнара Җәлилова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк