Мөнир Рахмаев әти булган!

Вирус дип кот алынган вакытта, җырчы Мөнир Рахмаев шатлыклы хәбәр белән сөендерде. Бүген иртәнге бишенче яртыда ул әти булган, бу хакта инстаграмында хәбәр итте.

«Бәхетем эчемә сыймый, сезнең белән дә бүлешергә булдым. Мин бәхетле, мин әти булдым. 18 март көнне, 4.30 да, минем кызым туды. Рәхмәт сиңа, кадерлем! Мин сезне бик яратам, сез минем дөньям! Шатлыгымнан очып кына йөрим. Һәркемгә дә шушы бәхетне татырга насыйп булсын! Һәрвакыт елмаеп йөрим. Без хәзер әти-әни булдык! Аллага шөкер! Дөньядагы барлык балалар да бәхетле, сәламәт булсын иде, һәрберсе тулы гаиләдә үссеннәр!» дип шатлыгы белән уртаклаша Мөнир.

Бәхетле, сәламәт, гомерле сабый булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
640
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Син җырла, ләкин Хәмдүнә кебек җырлама...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы