Логотип
Хәбәрләр

Мобилизацияләнгән җырчыны өенә җибәрделәр

Ул мобилизацияләнүчеләр арасында бер ай дәвамында “Казан Экспо”да яшәде, өйрәнүләр үтте.

Җырчы-тамада Илсур Шәйдуллинны кире өенә кайтарып җибәргәннәр. Ул өч бала әтисе буларак, хәрби хезмәттән азат ителде. Теләче егете Илсур Шәйдуллин авыру әнисен дә тәрбияли. Ул мобилизацияләнүчеләр арасында бер ай дәвамында “Казан Экспо”да яшәде, өйрәнүләр үтте. Хәзер Илсур кире өенә озатыла. “Минем өчен борчылып торганнарга, яхшы теләкләр теләп, догада булучыларга бик зур рәхмәт”, – дип, Илсур өенә кайтып китте. Билгеле булганча, кичә мобилизацияләнүчеләрнең берничә төркеме юлга кузгалды. Аларга исән-сау әйләнеп кайтуларын, гаиләләренә сабырлык телибез...

Ә сезнең танышлар арасында кире кайтучылар бармы?

Фото kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик әйбәт булган.Бер гаилә елаудан туктады.Әмма үзе бер егет белән акырып жырлап,котылганнарына сөенеп жибәргән видеолары бер дә ошамады. Елаган аналарның ,балаларның күз яшьләреннән көлү сыман килеп чыкты.Бөтен дөньяга шәрран ярмый гынә шатланыгыз,зинһар өчен!!! Болай да куркыныч тынлык,барыбыз да нидер көтәбез......