Модадан калышмыйк!

Кызлааар, ни хәлләр? Тырнакларыгызны буядыгыз, тьфү, маникюр ясаттыгызмы соң әле? Көз җиттеме, җәйге мәшәкатьләрдән бераз баш күтәреп, тырнакларны әфсенли башласак та була инде.
Беләсезме быелгы көз-кышта нинди маникюр трендта? Беренчедән, озын-овал тырнаклар мода пискы башлана. («Үземнеке үсми», ‒ диючеләргә ясалма үстерү ярдәмгә киләчәк). Икенчедән, төсләр палитрасы. Быел шоколад, зәңгәр, куе яшел, вино төсләре актуаль. Перламутры йөгереп күз иркәләгәннәр дә модалы санала. Кара, кызыл төсләр ‒ классика, алар һәрвакыт актуальлеген саклый килә. Алтынсу, көмешсу ише төсләр дә артка калышмый, әмма көз-кыш маникюрында беренче урында түгел инде, ди ун еллык стажы булган маникюр мастеры Гүзәл Миңнуллина.
Шулай булгач, модадан калышмыйк, ә аякка-аяк атлыйк, чибәркәйләр. Матур булыгыз, дип тели сезгә «Сәхнә» журналы да.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 июнь 2022 - 13:47
-
23 июнь 2022 - 10:13
-
22 июнь 2022 - 15:07
-
21 июнь 2022 - 15:49
-
21 июнь 2022 - 13:49
-
21 июнь 2022 - 11:41
-
20 июнь 2022 - 13:16
-
18 июнь 2022 - 14:28
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте