Модага 60-80 ел киемнәре кайта – Вячеслав Зайцев

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Казанга, “Мисс-Татарстан” бәйгесенә кунак булып, танылган киемнәр дизайнеры Вячеслав Зайцев килде. Бәйге алдыннан уздырылган матбугат очрашуында ул мода, бу сезонда актуаль булган кием стильләре турында да сөйләде.

“Модага 60-80 еллардагы популяр киемнәр кире кайта. Хәзер яңа образлар эзләү юнәлешендә эшләмим. Мин шул елларда ясалган кием эскизларымны үзгәртмим, бары камилләштерәм генә. Быелгы сезонда классика һәм челтәр бизәкләр актуаль булачак”, – диде танылган дизайнер.

Ул шулай ук макияж үзенчәлекләре турында да әйтеп узды.

“Кара тутлы кызларга – кызыл, аксыл кызларга әфлисун төсендәге иннек килешә. Бүген “Мисс Татарстан” подиумына чыгасы кызларның да бу үзенчәлекләре искә алыныр дип уйлыйм”, – диде Вячеслав Зайцев. 

татар-информ

Фото: Рамиль Гали

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
295
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Гөлназ Асаеваның хәле начарайган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы