Логотип
Хәбәрләр

Монреаль татарлары куйган “Беренче театр” спектаклен караганда тамашачылар елаган

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Канадада Монреаль татарлары Галиәсгар Камал әсәре буенча куйган “Беренче театр” спектаклен караганда, тамашачылар елаган. "Киләсе елга “Галиябану”ны...

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Канадада Монреаль татарлары Галиәсгар Камал әсәре буенча куйган “Беренче театр” спектаклен караганда, тамашачылар елаган. "Киләсе елга “Галиябану”ны куегыз, дип сорыйлар", диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Монреаль Татар җәмгыяте вәкиле Алимә Сәләхетдинова.

Татар җәмгыяте вәкиле сүзләренчә, режиссер үзе куйган  тамаша белән йөз процентка канәгать була алмый. “Мин һаман да үземнең эшемдә ниндидер җитешсезлекләр күрәм. Кешеләрнең дә, рольләрен башкарганда, бәлки кайвакыт буладыр ул. Әмма төп максатка без барыбер ирештек. Татар әсәрен артистлар саф татарча сөйләделәр, булдырдылар. Тамаша урыны да шәп туры килде, декорацияләр дә бик матур иде”, - диде ул.

Монреаль татарлары театрга әзерләнү процессында барысын да үз көчләре белән эшләгән. “Барысы да үзебезнең хәл белән. Казаннан да китертергә өлгермәдек. Күпләр тамаша өчен төрле әйберләрне үзләре ясады. Мәсәлән, безнең Фирдәүсә Фаизова калфакларны үзе текте, алъяпкычлар ясадылар. Шулай ук безнең бик сәләтле 11 яшьлек Уфа кызы Камилә Гайсарова бар. Безнең аның турыда аерым әйтеп китәсебез килә. Ул Салих Сәйдәшев композицияләрен уйнарга тиеш иде. Әмма Сәйдәшевны уйнау килеп чыкмаса да, Шопенның “Полонез” композициясен уйнады һәм кичәбезне бизәде”, - диде Алимә ханым.

Кичә Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән башланган. Чарада Вәдил Нуриәхмәтов а капелла җырлаган. “Күп кенә кешенең күзләре яшьләнгәнен әйтми булмый. Алисә Абдуллина исемле кызыбыз да бик матур итеп җырлады. Аның музыкаль җитәкчесенең исеме Ольга. Алар шулай ук “Сәләт” аланында да бик актив катнашканнар иде”, - диде ул.

Алимә ханым сүзләренчә, театрга үз өлешләрен кертүчеләр, мәсәлән, музыкаль җитәкчеләр, татарлар гына түгел. “Безнең монда Монреальдә рус телендә бер тапшыру бар. Алар да килделәр, төшерделәр. Бездән интервьюлар алдылар, тапшыруда театрны күрсәтәчәкләр, театр турында сөйләячәкләр”, - диде ул.

Тамашаны Казаннан килгән кунак гаиләләре дә караган. “Сафиуллиннар, Хәбибуллиннар Торонтога кунакка килү уңаеннан, театрга да килделәр, артистларга матур итеп чәк-чәк бүләк иттеләр. Тамашачыларга театрыбыз бик ошады. Чит илдә озак яшәгән кешеләрне аерып әйтеп китәсем килә. Мәсәлән, Казан кешеләренә һәм минем үземә тамаша кызык булды. Ә менә театрны, аеруча тарихи татар театрын сирәк күргән кешеләр лекцияне дә, көлүләрне дә, борчылуларны да бик игътибарлап тыңладылар, карадылар. Күзләрендә дә шатлык хисе дә, моңсу хисе дә күренде кебек. Бик яраттылар. Киләсе елга әйдәгез “Галиябану”ны дип сорыйлар”, - диде Алимә ханым.

Алимә Сәләхетдинова сүзләренчә, театр кую гомумән бик шәп идея. “Кешеләр эшкә теләп тотынсалар, рольләрен теләп уйнасалар һәм тамашачыларның да театрда ихтыяҗлары булса, әйе, безгә театр кирәк дисәләр, эш алга барса, бик шәп. Мин ихтыяҗны үземнең балаларымда да, бөтен җәмгыять балаларында да күрәм. Татарча аңламаган балалар да бар, ләкин алар да менә ниндидер кызыксыну белән, теләк белән карадылар. Шуңа күрә, теләкләре булгач, без инде Габдулла Тукайның шигырен куплетлап бүлдек һәм һәрбер бала ятлады, сөйләде. Балаларга ошады. Монысы иң мөһиме”, - диде ул.

“Беренче театр”ның сюжетында чәй темасы булган. “Без чәй темасын күтәрдек. Анда Вәли белән Гафифә дә, Факиһә белән Хәбибрахман да һаман чәй ясап, чәй эчеп, үзләренең аңлатмаларын биреп утырдылар һәм бу аеруча татар халкына таныш һәм бик кызык булды. Без кешеләргә таныш булган шундый кечкенә әйберләр бирергә тырышкан идек”, - диде Алимә ханым.

Монреаль татарлары вәкиле репетицияләр турында аерым әйтте. “Ике ай дәвамында атна саен репетицияләр барды. Мәсәлән, театрда бер гаиләдән ире дә, хатыны да катнашса, алар балаларын да алып киләләр. Бу ике ай эчендә безнең уннан артык бала бик дуслашты. Бу театрыбызның иң зур нәтиҗәләренең берсе. Балалар сәхнәгә чыгарга да оялмыйлар, киресенчә, теләп чыгалар. Алга таба шулай бергәләшеп дәвам итсәк, бик шәп булыр иде”, - диде ул.

Монреаль Татар җәмгыяте вәкиле Алимә Сәләхетдинова “Татар-информ” хәбәрчесенә артистларның да, тамашачыларның да фикерләрен җиткерде.

Театрда катнашкан Лилия Гәрәева спектакльдә роль башкарырга чакыргач, шунда ук ризалашкан. “Миңа үзем өчен ниндидер яңалык ачу бик кызык. Бу проектта катнашу миңа бик ошады. Беренчедән, без татар мәдәнияте белән тирәнрәк таныштык. Икенчедән, мин татар телендә хәзер әйбәтрәк сөйләшәм. Өченчедән, репетицияләр безне берләштерде һәм иң мөһиме, без балаларыбызга үрнәк күрсәттек. Безнең искиткеч оештыручылар Алимә һәм Марат, проект чынга ашсын өчен, кулдан килгән бар әйберне дә эшләделәр”, - диде ул.

Тамашачы Алмаз Әхмәтҗанов үзенең туган телендә булган театрны карый алганына бик шат булуын әйткән. “Миңа, тамашачы буларак, Канадада үткән беренче театраль куелышта булу бик мөһим һәм күңелле иде. Җитмәсә, “Беренче театр” минем туган татар телемдә иде. Атмосфера безнең милли мәдәният рухы белән тулган иде. Актерлар рольләрен бик әйбәт башкардылар, декорацияләр дә бик шәп иде. Спектакльне оештырган һәм спектакльдә катнашкан барлык кешеләргә дә зур рәхмәт. Бу татар театры Канадада алга таба да эшләр, үсәр, үзенең спектакльләре белән безне шатландырыр дип бик телим. Монда, ерак Канадада, шушындый чаралар милләтне берләштерә һәм балаларга туган татар мәдәниятен онытмаска ярдәм итә”, - диде ул.

Театрда дизайнер булып эшләүче тамашачы Камилә Чемоданова үз фикерен әйткән. “Театрдан кем күбрәк ләззәт алуын, тамашачылармы яки актерлармы, әйтергә авыр. Шундый азарт һәм ышандыру белән алар үз рольләренә керделәр. Татар телен мин бик үк әйбәт белмим. Спектакльне аңлармынмы икән дип борчылган идем. Тамаша нәтиҗәсе иң кыю өметләрне дә уздырды: интонацияләр, хисләр, жестлар текстны тулыландырды һәм аңлатты. Искиткеч уен! Уеннан кала костюмнар һәм җиһаз әйберләре бик шатландырды. Купшы күлмәкләргә, жилетларга, калфакларга һәм бизәнү әйберләренә карап таң калып утырасың. Тамашачыларның күбрәк татар сүзләрен белергә теләк белдергәннәрен ишеттем. Берсүзсез, театр мәдәниятле чара буларак та, тәрбия чарасы буларак та, татар теле белемнәрен тирәнәйтү этәргече буларак та кирәк”.

Биби ролен башкаручы Ландыш Мингазова бәләкәй чактан ук төрле чараларда катнашып үскән. “Мин бәләкәй чактан ук төрле чараларда катнашып үстем, мәктәптә укыганда да, университетта да бик актив идем. Бу спектакльда миңа Биби ролен тәкъдим иткәч, мин ике дә уйлап тормыйча, бик шатланып ризалаштым. Минем өчен бу спектакльда катнашу балачакка әзгә генә булса да кайтып килү белән бер булды”, - диде Ландыш.

Монреаль Татар җәмгыяте вәкиле Алимә Сәләхетдинова сүзләренчә, “Беренче театр” тамашасын карарга җитмешкә якын кеше җыелган. “Мөмкинчелек булса, мин үзебезнең берләшмәбезнең мәдәният тормышында яңадан да бик теләп катнашыр идем, чөнки бездән үрнәк күреп, балаларыбыз да татарларның дөньясын, культурасын, шәхесләрен беләчәкләр. Монреаль тарихында татарлар берләшмәсе беренче булып үз телендә спектакль куйды. Ул спектакльнең исеме дә җисеменә туры килеп, "Беренче театр" дип аталды”, - диде ул.

татар-информ

Фото: Алимә Сәләхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк