«Моның хәтлек оятка калырмын дип уйламаган идем»: Тямаев белән Уразова гафу үтенделәр

Җырчылар күпләр өчен үрнәк булып йөрүче, тамашачыларга зур йогынты ясаучы кешеләр. Шуңа күрә артистлар үзненең нәрсә сөйләгәнен чамалап торырга тиеш. 

Җырчы Фирдүс Тямаев үзенчәлекле юмор иясе икәнен инде күптән беленә иде. Танылган «Тямай приколларын» белмәгән кеше юктыр, ахрысы. Әмма кайбер чакта Фирдүс артыгын әйтеп киткәнен сизми кала. Узган атнада куйган видеодагы хәлләрне күбесе аңлап җиткерми, Интернет шуның белән шау-шу килеп ала.

Биредә Фирдүс гастрольлләргә барганда Гүзәл Уразованы очрата. Шуның уңаеннан, җырчылар видео төшереп алырга булганнар. Төшергән вакытта алар тупас хата җибәрәләр һәм Фирдүснең урынсыз шаяртуы җәнҗалга әверелә. Тамашачылар җырчыларны кешелексездә гаепли башлыйлар. Җырчыларның инстаграм сәхифәләрендә шундый комментарийлар укып була: «Сез сәхнә кешесе, уйлап сөйләргә һәм эшләргә кирәк!», «Башка килде-китте видеолар куймагыз!».

Күпләр шаяртуны аңламавын күреп, артистлар гафу үтенергә булдылар. Кайбер тамашачыларның комментарийлары таң калдыра. Фирдүс белән Гүзәлне җир белән тигезләүче, хәтта аларга янаган кешеләр шактый күп. Ләкин аларның араларында артистларны яклаучы тамашачылар да бар. «Тимәгез Фирдүскә! Үзегезне изге дип беләсезме әллә?!», – дип язган берәү. 

Автор: Г.Вәлиева

Фото/видео: Инстаграм @firdustyamaev_official

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Буквально за последние три дня, не разобравшись в сложившейся ситуации,я услышал в свой адрес столько негатива, а именно: угрозы,оскорбления, унижения направленных в адрес моих близких и мат, которые могут себе позволить последние люди. А самое обидное то,что задели честь моей нации! Говорят же,нет плохой нации, есть плохие люди... Я единственный артист позицанирующий себя, как патриот не только своей Родины Татарстан,но и свою нацию в целом! Что касается якобы убитого животного, утверждаю, на дороге лежал кусок меховой ткани,о чем написала и показала народная артистка Татарстана @guzelurazova с места происшествия ,куда она обратно вернулась 800 км!!! Данная история стала общественным "достоянием", в результате неправильного перевода видеоматериала, где мы якобы сбили кота и издевались над ней, чего конечно же ,не было и не могло быть!!! По этой ситуации свои извинения по факту допущенного нами юмора, я и Гузель Уразова публично попросили прощения. Остается добавить, неразобравшись в деталях, просить Вас не делать поспешных выводов! Друзья, занимаясь вот уже около 10 лет благотворительностью направленных в поддержку людям с ограниченными возможностями, больным детям с онкологическими заболеваниями, людям оказавшиеся в местах заключения и бездомным животным находящихся в специализированных приютах... Всё это, я бы никогда не стал афишировать,если бы не эта ситуация, об этом никто бы и не узнал! На последок хочу сказать одно, всех, тех кто был причастен в раскручивании этой истории и нас, необдуманно выложивших это злополученное видео, Аллах всем нам судья!!! Живите счастливо и цените жизнь! Не тратьте свое драгоценное время зря, ведь жизнь коротка... Мин сезне,просто люблю и все!!!

Публикация от Фирдус Тямаев (@firdustyamaev_official)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
755
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Гөлназ Сәфәровадан шәп яңалык!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Инфоролик
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы