Логотип
Хәбәрләр

Мостай Кәрим повесте буенча нәфис фильм Тарковский кинофестивалендә күрсәтелде

Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» повесте буенча төшерелгән «Сеңелкәш» нәфис фильмы Плес шәһәрендә Андрей Тарковский исемендәге «Көзге» XIII Халыкара кинофестивале кысаларында махсус күрсәтелде. Бу х...

Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» повесте буенча төшерелгән «Сеңелкәш» нәфис фильмы Плес шәһәрендә Андрей Тарковский исемендәге «Көзге» XIII Халыкара кинофестивале кысаларында махсус күрсәтелде. Бу хакта «Башинформ»хәбәр итә.

«Сеңелкәш» картинасы Мостай Кәримнең Бөек Ватан сугышыннан соң, 1952 елда язылган «Безнең өйнең яме» повесте буенча төшерелгән. Фильм Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Мостай Кәрим исемендәге фонд ярдәмендә «Мотор фильм студиясе» кинокомпаниясе тарафыннан төшерелгән. Аны прокатлау Башкортстанның халык шагыйре тууына 100 ел тулуга багышланган.

Кино күсәтүне оештыручыларга һәм кунакларга сәламләү сүзләрен Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединский юллады. Ул «Сеңелкәш» барлык буын тамашачылары күңеленә хуш килер, күп кенә якты һәм истә калырлык хис-кичерешләр бүләк итәр, дип ышаныч белдерде һәм тамашачыларга күңелле карау теләде.

Мостай Кәрим исемендәге Фондта хәбәр итүләренчә, картинаны төп рольләрнең яшь башкаручылары — актерлар Марта Тимофеева һәм Арслан Крымчурин, шулай ук фильмның продюсеры Михаил Курбатов һәм картинаның рәссам-куючысы Вячеслав Виданов тәкъдим иткән.

Махсус күрсәтүдә хатыны белән Иваново өлкәсе губернаторы Станислав Воскресенский, «Көзге» кинофестиваленең продюсерлык төркеме һәм кинофестиваль кунаклары, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, төп рольләрнең яшь башкаручылары гаиләләре, Плес шәһәре ветераннары, шулай ук Плёс урта мәктәбе һәм Иваново өлкәсе мәктәпләре укучылары булды, диелә бу хәбәрдә.

татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк